Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт министрлыгы 4 июнь - Ураза бәйрәме ял көне булуын искәртә

Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстанда Ураза бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн санала.

Быел Ураза гаете 4 июньгә туры килә һәм бу көн ял көне була. Бу турыда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстанда Ураза бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн санала.

"Ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә Ураза бәйрәме башлана торган көн Татарстан Республикасы Президенты Карары белән билгеләнә", диелә бу хәбәрдә.

2019 елда Татарстан Республикасы Президентының "2019 елда Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрен үткәрү көнен билгеләү турында" гы указы нигезендә Ураза бәйрәме 4 июньдә үткәрелә.

Шулай итеп, 2019 елда 4 июнь - ял көне. 3 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

 

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев