Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт министрлыгы: Россиядәге һәр бишенче пенсионер эшләвен дәвам итә

Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткәннән соң, эш табучы пенсионерлар саны Россия буенча 52,2 процентны тәшкил итә.

Россиядә пенсия яшенә җиткән һәр бишенче кеше эшләвен дәвам итә. Әлеге мәгълүмат Россия Хезмәт министрлыгының 2018 елга өлкән яшьтәге кешеләрнең социаль-икътисади хәлен тикшерү нәтиҗәләре докладында әйтелә. Бу хакта РИА Новости яза. 

Документ буенча 2019 елның 1 гыйнварына Россиядә 43 871 625 пенсионер яши. Алар арасында 9 669 711 кеше эшли.

“Роструд мәгълүматлары буенча, пенсиягә чыкканнан соң һәр бишенче пенсионер эшләвен дәвам итә. Россиядә эш эзләүдә ярдәм сорап мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүче кешеләрнең гомуми саныннан, пенсионерлар саны 4,2 процентны тәшкил итә”, - диелә докладта.

Әлеге күрсәткечнең Петербургта, Сахалин, Мәскәү, Мурманск һәм Владимир өлкәләрендә артуы әйтелә. Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткәннән соң эш табучы пенсионерлар саны Россия буенча 52,2 процент. Бу сан 2017 елга караганда 3,8 процентка азрак.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев