Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт министры Россиядә хезмәт хакы моңарчы күрелмәгән күләмдә артты дип саный

Статистика буенча, Россиядә хезмәт хакы 11 процентка диярлек арткан.

Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Максим Топилин агымдагы елда ил халкының хезмәт хакы 10 проценттан да күбрәк артканын әйтте. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

"Әгәр игътибар иткән булсагыз, статистика буенча быел хезмәт хакының реаль һәм номиналь күләме моңарчы күрелмәгән темплар белән артып бара. Хезмәт хакы 11 процентка диярлек артты", - диде Топилин Федерация Советында "хөкүмәт сәгате" вакытында.

"Минемчә, моңа хезмәт өчен минималь түләү күләмен яшәү минимумына тигезләү йогынты ясады", - диде ул.

  • Президент Карары буенча, 1 майдан Россия минималь хезмәте хакы яшәү минимумына тигезләште. Ул 11 мең 163 сум тәшкил итә.

Фото: https://pixabay.com | Mayya666

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев