Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтләре хөрмәтләнде

Намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен тәбрикләнделәр

Пенсия белән тәэмин итү системасын камилләштерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен РФ Пенсия Фондының Саба районындагы идарәсенең персональ исәпкә алу һәм иминиятләштерүчеләр белән хезмәттәшлек төркеме өлкән белгече Ханова Фирая Афзалетдин кызына “Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

 

Актив җәмәгать эшчәнлеге һәм республикада җирле үзидарәне үстерүгә өлеш кертүе өчен Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде һәм Татарстан Республикасында сайлауларны үткәрүне оештыруда актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән  бүләкләнде.

 

Кулланучылар  хокукын  һәм иминлеген  яклау өлкәсендә күзәтчелек  федераль  хезмәтенең  Татарстан  Республикасы    идарәсе  Саба,  Мамадыш , Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлеге  башлыгы  урынбасары Анатолий Георгиевич Кирилловка “Татарстан  Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы  исем  бирелде. 

 

  Нәтиҗәле хезмәте,  республикада җирле үзидарәне  үстерүгә  зур өлеш кертүе өчен Саба шәһәр җирлеге башлыгы  урынбасары Расих Мөбарәк  улы  Хәсәновка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте  белдерелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев