Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәттән үрелгән гомер

Туктар авылы клубында уздырылган мәдәни чараларда бу араларда еш булырга туры килә. Әле менә узган шимбәдә генә дә бик матур кичәне карау насып булды. Бөтен гомерен туган авылында, үзе яшәп гомер иткән колхоз басуларында үткәргән Мостафин Ринатның 60 яшьлек юбилей кичәсен бик матур итеп уздырдылар.Кичә героена әле бу яшьне биреп булмаса да, еллар үзенекен иткән - балалар үсеп буйга җиткән, инде оныклар да янында йөгерешә.

      Ринат  мәктәпне тәмамлаганнан бирде  “Белорусь” тракторында хезмәт куйган кеше. Үзенең  тыңлаучан булуы, риясызлыгы,  уен-көлке яратуы  аңа картаерга ирек бирмәгән.Яман чирдән соң пар  канаты булган  Әлфияне югалту хәсрәте, кызларын укытып тормышка әзерләү, алар өчен әти дә, әни дә булу  җиңел булмаса да,сабыр итеп яшәгән,булганына риза  булып көн иткән.

      Хуҗалык  җитәкчесе Хәлим Касыймов котлаганда да “ Ринат абыйның трактор тәгәрмәче тимәгән бер генә басу да калмады, нинди эшкә кушсаң да бер карусыз сүзне тыңлап,техникасын һәрвакыт төзек тотарга тырышып эшләгән кеше ул”,- дип кулларын кысты. Авыл  җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин да  юбилярны котлап, бер генә сорау бирсәм ачуланмасыңмы дип рөхсәт  сораганнан соң  кушаматың ди өчен “Хыялый” булган әйтмәссеңме дигәч  зал шау килеп көлеп алды. Матур кушамат җәнлек исемнәре дә түгел, ямьсез дә яңгырамый. Юбиляр   авызын ерып бөтен залга  нур сипте  дә “Хыялый” булгач  яшәргә җиңелерәк  дигән  җавабын  бирде. Үземнән  чирек гасырга өлкәнрәк  булса да үз тиңе итеп кабул итә белә ул,-дип бүләген тапшырды җирлек башлыгы.

     Балалары сәхнәгә күтәрелгәч, кемнәрдер аларның сабый чакларын, кемнәрдер буй җиткезеп  тормыш корып  җибәргән чакларын хәтереннән уздырды. Мин үзем  ай-хай  кыен булгандыр, шулай да  апасы  Люциянең ярдәмен тойгандыр  диеп уйладым. Кызы Алия матур шигъри юллар, ә кече кызы Гүзәл матур җырларын бүләк иткәч, сүз кода-кодагыйларга бирелде. Кодагые  Гөлшат (Йосыф-Алан  авылыннан) үзенең матур  җырлары белән  тамашачыны  таң калдырды. Күңелемнән   килен каенана туфрагыннан булган икән  дигән уйлар узды.

      Бертуганнары Рашат (аның тормыш иптәше Дилбәр апага  сәхнәдән кереп торырга туры да килмәде,чөнки ул баян партиясен алып барды), Раян Мостафиннар да  матур  җырлар башкарып  кичә героен тәбрикләделәр.

     Классташлар исеменнән сүзне Гәтифә Гимадиева  алып : “ Менә без Ринат белән икәү авылыбыздан чыгып китү турында уйламадык та, бергә укыдык, бергә туган авылыбызда  хезмәт иттек, инде менә бергә-бергә гомер көзләребезгә кереп барабыз. Безнең Ринат белән  күрешкәч кочаклашып күрешмичә калганыбыз юк. Аның  характеры да бик йомшак,күңеле дә чиста, бервакытта да безне кыерсытканын, чәкәләшкәнебезне хәтерләмим.

    Һәр чыгыш авылыбыз үзешчәннәре Гүзәл Гыйләҗиева, Илнара Әскәрова,Тәскирә Шәяхметова, Алсу Мөхәрләмоваларның  җырлары, биюче кызларның дәртле биюләре белән үрелеп барылды.

       Котлау сүзләре  һәм бүләкләр белән сәхнәгә Кыш бабай  белән Кар кызы килеп кергәч залга  Яңа ел рухы таралды. Матур-матур теләкләрен, җырларын  юбилярга багышлап алар  тамашачыларны да  котлап уздылар. Соңыннан  юбилярның үзенә сүз бирелеп ул шушы матур кичәне оештырган, анда катнашкан һәм  тамашаны карарга килгән һәркемгә олы рәхмәт хисләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев