Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хикмәт – тормыш дәрәҗәсендә

Парламентыбыз үз законнарыбызны “федераль кыса”га кертү белән шөгыльләнгәнгә, Дәүсовет сессиясендә нинди закон проектлары каралуын санап тормыйм. Ә менә башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең депутатлар алдында хисап тотуы укучыга кызыклырак булыр кебек. “Кызык” диюем “гыйбрәт” дигәнгә тартымрак. Һәм пар­ла­мен­тыбыз рәисе Ф.Мөхәммәтшинның, министрлык-ведомство җитәкчеләрен Дәүсовет утырышында тың­лауны гадәткә кертәчәкбез, диюен хупларга гына кирәк. Башкарма хакимиятнең хисап тотуы да яшәешебезнең асылын шактый ук дәрәҗәдә ачып салачак бит.

Без, Премьер-министр А.Пе­со­шин ниләр әйтер икән дип, аның чыгышын кызыксынып кө­теп алдык. Хөкүмәт рәисенең үз чыгышын ирешелгән уңыш­лар турында сөйләп башлая­чагын белә идек инде. Ни дисәң дә, Татарстан – Россия төбәк­лә­ре арасында әйдәп баручы төбәк бит. Бүгенге вәзгыять шак­тый катлаулы булуга кара­мастан, ил­дә дә, республи­ка­быз­да да икъ­тисади үсеш күзә­телә икән. Узган ел 2 триллион 115 миллиард сумлык тулай төбәк продукциясе җитештер­гәнбез. Куллану актив­лыгы да 106 процентка үскән. Мондый хәлнең 2012 елдан бирле  күзә­телгәне юк икән. Ин­вестиция климатын яхшырту буен­ча да илдә инде өч ел әйдәп барабыз. Яңа технологияләр хи­са­бына “кара алтын” чыгару кү­ләме арткан. Кама, Алабуга икъ­ти­са­ди зоналарында яңа эш урын­нары булдыру мәсьәләсе дә уңай хәл ителә. Ирекле икъти­сади зонада эшләүче 56 ре­зи­дент­ның 23е көндәшлеккә сә­ләт­ле продукция җитештерә. Алар­ның инвестицияләре кү­лә­ме 112 млрд сумнан артып киткән.

Хөкүмәт рәисенең чыгышы мактауга гына корылган дисәм, хата булыр. Алексей Валерье­вич үзе үк әйтмешли, халыкка Татарстанның рейтингы әллә ни әһәмиятле түгел, хикмәт – бүгенге тормышыбыз дәрәҗә­сен­дә, хәл итәсе мәсьәләләрдә.   

Мәсәлән, җитештерү  дәрә­җәсе буенча без дөнья икътисадыннан ике тапкыр калышабыз. Сүзем буш булмасын дигәндәй, ул хуҗалык итүче субъектлар арасында кооперациянең үсеш­кә ирешмәвен, кадрлар кытлыгын, инвестиция чыганак­ла­рының җитенкерәмәвен, инфраструктура үсешенең түбән булуын билгеләп үтте. Әмма яхшы мисалларның мулдан булуы депутатларга бик ошап җитмәде. Хафиз Миргалимов әйтмешли, без нигә һаман мактанабыз? Уртача хезмәт хакы дигәннәре халыкның ачуын гына кабарта. Уртача хезмәт хакының һәр тармакта күпме икәне турында мәгълүмат бирергә кирәк. Хафиз иптәшнең, әллә бик хисле егет булганга, “бөтен чүпне бер күчкә өя” торган гадәте бар, әлбәттә. Эзлеклелек җитеп бетми, дип әйтүем. Әмма, аның  моң-зары халык язмышы, бер караганда вак тоелган мәсьәләләргә бәйле. Мәсәлән, ул Яшел Үзән районында өч авылга 50 урынлы бер клуб салмакчылар, ди. Шул авыллар­ның берсенә очрашуга барган булган, 150ләп кеше килде, ә сөйләшерлек урын да юк, ди. Шул ук вакытта А.Песошин узган ел авылларда ничә клуб төзелүен һәм төзекләндерелүен, ничә ФАП (фельдшер-акушерлык пункты) ачылуын горурланып әйткән иде. Парламент рәисе Ф.Мөхәммәтшин, нигәдер, Хафиз Миргалимов фикерләре белән килеште. Хәер, “нигәдер” түгел инде. Сайлау алдыннан узган очрашуларда халыктан  рәхмәт сүзләре генә түгел, аһ-зарларны да шактый ишеткән икән ул. Фәрит Хәйрулла улының, башкарма хакимият органнары җи­тәкчеләренең Дәүсоветта хисап тотуын гадәткә кертергә кирәк, диюен аңлыйм мин. Ул әле, Премьер-министр чыгышын интернет сайтына куярга кирәк, халык яхшылап танышсын, дип тә өстәде.

Без сәламәтлек саклау системасын да еш мактыйбыз, өр-яңа җиһазлар белән коралланган хастаханәләр саны артуы турында да әледән-әле сөйлибез. Халыкны социаль яклау системасын да камил дип бәялибез. Ә менә, мәсәлән, ташламага ия гражданнарны дарулар белән тәэмин итү турында сөйләүдән узган юк. Минем ике инвалид дус­тым бар. Берсе: “Көзгә керүгә, акча алырга гариза язмагыз, бушлай дару алыгыз, дип агитацияли башлыйлар. Ә бушлай дару, гадәттә, аптекаларда булмый. Бер атнадан, ике атнадан килеп карагыз, диләр. Ә бит ул дару миңа бүген кирәк, нигә шул турыда язмыйсың?” – ди. Икенчесен, инсульт булып ярты ягы параличланган кешене, йортлары янында аптека була торып, әллә кайдагы аптекадан дару алырга мәҗбүр итәләр икән. Әле аның кирәк чакта даруы да булмый. Шул ук вакытта, А.Песошин әй­түенчә, Татарстанда 30 федераль, 49 республика социаль программасы эшли. Эшләвен эшли, тик менә нидер эшләп җит­кермибез булып чыга. Шуларның берсе – сирәк зәхмәттән интегүче  халыкны дарулар белән тәэмин итү. Бу хакта сүз чыккач, Президентыбыз Р.Миңнеханов та дәшми кала алмады. Безгә чит илләрдән дарулар кайтару зур бизнеска әйләнде. Хикмәт алар­ның кыйммәт булуында, моның өчен бюджет акчасы җитмәүдә генә дә түгел (150 млн сум чамасы җитми). Без кайбер дару­лар­ның асыл сыйфатын да белеп бетерә алмыйбыз. Илгә дару ташучы төрле компанияләрнең нык әзерлекле юристлары да бар һәм “дару бизнесменнары”на бәйләнер урын да калдырмыйлар. Әлеге мәсьәләне бары тик федераль дәрәҗәдә генә хәл итәргә мөмкин. Президентның фикерләре шундыйрак иде.

Хөкүмәт рәисенә сораулар күп яуды. Күптән түгел яшәр өчен иң уңайлы шәһәр икәнлеген ишеттем. Булыр, булыр. Башкалабыз елдан-ел шәбәя, көязләнә бара. Тик менә депутат Рифат Ганибаев әйтүенчә, кыш көне ишегаллары йөрерлек түгел, пандуслар да кар астында. Кайбер учреждениеләрдә инвалидлар өчен дигән бәдрәфләр склад хезмәтен үти. Әй, Рифат әфәнде, Казанның кайбер ишегаллары, тротуарлары гарип-гораба гына түгел, сау-сәламәт кешеләр өчен дә йөрерлек түгел. Мин шәһәр читләрен, бигрәк тә бистәләрне күз алдында тотам.

Хөкүмәт рәисе дә аның белән килеште, бу хәлдән инвалидлар гына түгел, сау-сәламәт кеше дә еш зарлана икән. Бездә кар-бураннар башлангач, гадәттә, урамнарны чистартырга йөзлә­гән техника чыгу турында зурлап сөйлиләр. Ничә ишегалдына асфальт җәелүе турында тантаналы рапорт бирәләр. Урыс әйт­мешли, что-то не то монда. Әллә шәһәр урамнарын, ишегалларын тәртиптә тоту өчен куелган хезмәт, әллә акча кәгазьдә генә микән?

Тагын бездә демография белән дә “что-то не то”. Бер уйлаганда, һәр туган бала өчен акча, ана капиталы бирү дигән менә дигән изгелекләр бар. Шул ук вакытта өч яшькәчә сабыйларга гына түгел, өч яшьтән узганнарына да балалар бакчаларында урын җитми икән. Төзерләр иде, Хө­күмәт рәисе әйтүенчә “демографик ситуациянең начарлануы” итәктән тартып тора, ахрысы. Бакча төзерсең, ә балалар саны җитмәс. Ни әйтергә дә, чистый аптыраш инде. Ярый, бүтән зарланмыйк, шатланырдай әйбер­ләр дә шактый.  Беренчедән, Ф.Мөхәммәтшин әйтүенчә, утырышта әйтелгән зар-тәкъдимнәр Хөкүмәткә һәм Президентка юлланачак. Һәм Президентка эләк­кәч, күп мәсьәләләрнең хәл ите­ләчәгенә иманыбыз камил. Ни кызганыч, Хөкүмәт рәисе милли мәгарифнең торышы турында бер сүз дә әйтмәде. Бердәнбер  юаныч шул: депутатлар арасында сирәк-мирәк булса да татарча чыгыш ясаучылар күренгәли башлады. Инде килеп утырышта чи татар районы – Мөслимдә I участокның җәмәгать судьясы итеп хупланган Ханнанова Бриллиант Игам кызына Фәрит әфән­денең: “Суд утырышларын татарча алып барырга туры килер”, – диюе дә – куанычлы хәл. Ханнанова әлегә суд эшләрен урысча алып бара, кешеләр кабул ит­кән­дә генә татарчага күчкәли икән.

Поживем, увидим Аллам боерса.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X