Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ХХ гасыр башының “Тулы рус-татар сүзлеге” куелды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты электрон китапханәсе darul-kutub.com ачык төстә “Тулы рус-татар сүзлеге” басмасын урнаштырды.

Сүзлекне Габдрахман Кәрам һәм Солтан Рәхманкулов исемле авторлар төзегән һәм аны 1920 елда Казанда нәшер иткәннәр. Басма иң бай эчтәлекле рус-татар сүзлекләре исәбенә керә һәм 35 меңнән артык сүзне үз эченә ала.

Шунысы игътибарга лаек, “Тулы рус-татар сүзлеге” С.Рәхманкуловның 1911 елда дөнья күргән «Русча-татарча мөкәммәл лөгать» сүзлеге басмасына өстәмә булып тора. Әлеге күләмле хезмәт (25000 сүз, 624 бит) шулкадәр популяр була ки, 1920 елда (С.Рәхманкулов вафат булганнан соң) тагын бер тапкыр өстәмәләр белән нәшер ителә. Солтан Рәхманкулов (1888-1916) татар лексикографиясе үсешенә зур өлеш кертә.

“Тулы рус-татар сүзлеге”ндә гарәп графикасы кулланыла, сүзлекнең кайбер мәкаләләрендә татар сүзләренең шактый тулы синонимик рәтләре китерелгән. Лексикографик кыйммәтеннән тыш, әлеге хезмәт татар һәм рус халыклары тормышы турында тулы күзаллау тудырырга ярдәм итә. Аларда татар лексикографиясенең иң яхшы традицияләре салынган.

Хәзер сүзлек һәм андагы мәгълүматлар белән барлык теләүчеләр darul-kutub.com сайтында таныша һәм файдалана ала.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты киләчәктә әлеге хезмәтне бастырырга ниятли.

http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев