Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөкүмәт балалар өчен пособиены арттырырга тәкъдим итте

Яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр балалар пособиесы 1994 елда вакытлыча чара буларак кертелгән һәм 25 ел эчендә бер генә тапкыр да индексацияләнмәгән.

Яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр балалар өчен пособиены яшәү минимумына кадәр арттырырга тәкъдим итәләр. Бу хакта Министрлар Кабинеты башлыгы Дмитрий Медведев җиткерде дип яза РИА Новости.

"Сүз яшь ярымнан өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә түләнә торган 50 сум хакында", — дип сөйләде Медведев бала карау өчен түләүләр системасын реформалаштыру турында фикер алышкан киңәшмәдә.

  • Әлеге түләү 1994 елда вакытлыча чара буларак кертелгән һәм 25 ел эчендә бер генә тапкыр да индексацияләнмәгән.

"Әлбәттә, аның күләме кешеләрдә аңлашылмаучанлык һәм үпкәләү генә тудыра. Социаль ярдәм системасында мондый төрдәге әйберләр булырга тиеш түгел", - диде Медведев. Аның сүзләренчә, Хезмәт министрлыгы, Финанс министрлыгы һәм Икътисади үсеш министрлыгы вазгыятьне үзгәртү өчен төрле идеяләр эшләгән.

"Тәкъдим шуннан гыйбарәт: балага 1,5 яшьтән алып өч яшькә кадәр әлеге компенсация түләүләре төбәктә баланың яшәү минимумы күләмендә билгеләнергә тиеш. Ләкин гражданнарның барлык категорияләренә түгел, ә керемнәре аерым хисап таләп иткән күләмнән түбән булган гаиләләргә генә. Без хәзер бу хакта эшкә яраклы халык буенча сөйләшәчәкбез", — дип аңлатты премьер.

Министрлар Кабинеты башлыгы киңәшмә нәтиҗәләре буенча мәсьәлә дәүләт башлыгына тәкъдим ителәчәк, диде.

Шулай ук Медведев түләү тәртибен билгеләргә кирәк, диде. Аның сүзләренә караганда, бу механизм нәтиҗәле, эшләүче һәм "төбәкләргә өстәмә проблемалар" тудырмаска тиеш.
 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X