"Хөкүмәт ярдәменә кызыгасың да..."
Без шулай гадәтләнгән: алда барган районнан, хуҗалыктан гел уңышлар, плюсләр, алдагы ел белән чагыштырганда үсеш кенә көтәбез. Шулай булырга тиеш, бер алдынгылыкның “тәм”ен белгән урында башкача була алмый дип уйлыйбызмы, алар инде уңышка ирешүнең серен белә дип саныйбызмы, әмма факт: алардагы аз гына чигенеш тә башкача кабул ителә.
Яки үсеш дигәне дә кечкенә күләмдә генә канәгатьләндерми... Әмма бөтен яшәеше табигать шартларына турыдан-туры бәйле авыл хуҗалыгында көтелмәгән сюрпризлар башка өлкәләргә караганда күбрәк. Әле боларга “ярдәм”гә базар кагыйдәләре дә килә.
“Җитештерергә генә түгел, җитештергәнне сатарга да өйрәнергә кирәк”, – хуҗалыкларга болай диеп киңәш бирүчеләр күп булды. Инде өйрәнеп тә киләләр иде кебек...
– Соңгы ике елда сөткә бәяләрнең югары булуы безне аның сыйфаты турында тагын да ныграк уйланырга мәҗбүр иткән иде, – ди Балтач районының лидер хуҗалыкларының берсе булган “Татарстан” җәмгыяте җитәкчесе Айнур Нотфуллин. – Ничек тә табышлырак итеп сату өчен тырыштык. Сыйфаты әйбәт булгач, бәяне тагын да югарырак сорый ала идек... Әнә шул хисапка соңгы ике елда шактый ныгып калдык.
Кыйммәтле заманча техникалар алынды, фермалар, абзарлар, траншея-чокырлар ремонтлау, яңарту буенча хөкүмәт программаларына катнашып та күп эшләнде. Узган ел көз көне сөткә бәяләрнең моңарчы күрелмәгән темпта кимүе иң элек безнең кебек сөттән күп табыш алып яшәүче, күп җитештерүче хуҗалыкларны аяктан егарга тиеш иде. Ярый әле хөкүмәт ярдәме булды, нәтиҗәдә югалтулар чагыштырмача кимеде.
Тагын бер лидер хуҗалык – “Кызыл юл” җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин да: “Башта билгесезлек бераз уйландырса да, хөкүмәтнең ярдәме бик вакытлы булды, – ди. – Ярты елга 12 миллион сумнан артык субсидия алдык. Бу бит – бик зур сумма, шул сәбәпле, югалтулар әллә ни күп булмады.
“Әллә ни күп булмады”, – дисәләр дә, әнә “Татарстан”да бу югалту – субсидияләрне чигергәч тә 4 миллион 100 мең сум...
Дөрес, сөткә бәя кимеде дип кул кушырып утырмыйлар бу хуҗалыкларда. Икесендә дә терлекләрнең баш саны да арткан, сөт җитештерү күләме дә үткән елның шул чорыннан шактый күп. “Кызыл юл”да сөт 529 тоннага күбрәк булса, “Татарстан” хуҗалыгының Салавыч фермасында гына да сөтне 471 тоннага күбрәк сауганнар. Ике җитәкче дә сөт артуда төп сәбәп баш саны артуда гына түгел, ашатуны, рационны тагын да камилләштерүдә, “Мустанг” компаниясе төзегән рацион белән ашатуда, нәсел эше, генетика белән даими шөгыльләнүдә, диләр. “Татарстан” да үткән ел районда беренчеләрдән булып катнаш азык ясый торган ике махсус тегермән алулары да плюс кенә булган. Бүген сыерларның һәр группасына аерым рацион белән, аерым бункерларда, 15 төрле компонент кушылып әзерләнгән азык ашатыла. Әле кушылмалар саны тагын да күп булган, сөткә бәяләр төшкәч, бераз булса да, сөтнең үзкыйммәтен көйләү өчен сатып алына торган өстәмәләрнең санын киметкәннәр, шул хисапка яшел массаны арттырганнар. “Кызыл юл”да исә терлек азыгы хәзерләү, нәсел эшен яхшырту юнәлешендә инде берничә ел буе галимнәр белән хезмәттәшлек итәләр.
Елның-елында районда иң күп яңа техника, тагылма машина ала, иң күп төзелеш алып бара торган хуҗалыклар да – шушылар. Икесендә дә быел яңа мегаферма төзелешен башларга җыеналар. Инде кәгазь-документация эшләре төгәлләнгән. “Әлегә кредитлар мәсьәләсе хәл ителмәде, үзебезнең акчага эш башладык”, – ди Фердинанд. “Эш башладык” дигән сан да 30 миллион сум булып чыкты...
– Ярый әле, хөкүмәт программаларына катнашып, вакытында барлык ферма- абзарларны ремонтлап калдык, – ди Фердинанд Нургаян улы. – Кызыктыру өчен бик яхшы программалар булды алар. Хөкүмәтнең аз булса да ярдәменә (30 процент) кызыгып тотынасың да, бер башлагач дип, бөтенесен яхшылап эшлисең... Боларга акчаны жәлләргә ярамый. Быел Чутай фермасының бер өлешенә (ә икенче өлеше тәртиптә иде инде), күперләр салып, таш җәеп, юлын тәртипләдек – бер миллион сумга төште. Авылга яшьләр килсен, калсын дисәк, барысын да уйлап эшләргә кирәк.
Фото: https://pixabay.com | Pezibear
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев