Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әхмәтҗан Галиев: "Татар йорты"н бөтен Кытай белергә тиеш дигән максат куйдык

Кытайда "Татар йорты" сәүдә йортын ачкан татар егете татар эшмәкәрләрен хезмәттәшлеккә чакырды.

Кытай Халык Республикасының Шенжень шәһәрендә «Татар йорты» сәүдә йортын ачкан татар егете Әхмәтҗан Галиев татар эшмәкәрләренә үз продукцияләрен Кытайда сатарга тәкъдим итте. Әхмәтҗан Галиев бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасында уздырылган XII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында татар эшмәкәрләрен үзенең яңа проекты белән таныштырды.

«Татар йорты» сәүдә йорты ачылуына әле бер ай гына. Ноябрьдә аны Кытайга эшлекле сәфәре барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та карап чыккан иде. «Татарстан Президенты безнең эшчәнлекне хуплады, киңәшләрен бирде», - дип искә ала ул очрашуны Әхмәтҗан Галиев.

«Татар йорты» Россиядә азык-төлек җитештерүчеләргә Кытайда үз вәкиллеген ачып, үз продукцияләрен арадашчыларсыз турыдан-туры сәүдә челтәрләрендә сатуга чыгарырга ярдәм итү белән шөгыльләнә.

«Кытайда икътисад алга киткән, ләкин экология проблемалары барлыкка килде. Кеше күп, ризыкның бәясен төшерү өчен җитештерүдә химия файдаланыла, табигый чиста азык-төлеккә кытлык туды. Шуңа күрә Кытай Хөкүмәте экологик чиста азык-төлек импортын үстерү максатында махсус дәүләт программасы булдырды. «Татар йорты» проекты шушы программа нигезендә ачылды. Бүген Татарстаннан алты, Россиядән дүрт компания үз продукциясен Кытайда «Татар йорты» аша сата башлады. Менә шушы көннәрдә генә Мордовиянең Азюрка авылындагы көнбагыш белән сәүдә итүче татарлар - «Карпай» оешмасы үз продукциясен беренче тапкыр Кытайга җибәрәчәк», - дип сөйләде Әхмәтҗан Галиев.

Татарстанлылар Кытайга он, көнбагыш мае, Кукмараның металл савыт-сабасын сатарга керешкән.

«Татар йорты»н бөтен Кытайга танытырга телибез. Экологик яктан иң чиста продукцияләрне татарлар сата дип белергә тиешләр», - ди Әхмәтҗан.

Татарстанда татар эшмәкәрләре җыенын ул аралашу, танышу мәйданы буларак файдалы дип бәяли. «Без татар эшмәкәрләрен үз продукцияләрен Кытайда сатарга чакырабыз», - диде «Татар йорты» хуҗасы.

Кытайда туып үскән Әхмәтҗан Галиев исеме Татарстанда таныш исем. Аны сәхнәдә чыгышлары, җырлары аша беләләр. Ул Казанда тугыз ел яшәп, ике югары уку йортын тәмамлады. 28 яшьлек татар егете соңгы алты елда сәүдә белән шөгыльләндем, ди. Җырларга вакыты аз кала, шулай да бер вакыт табып, музыкаль альбомын чыгарырга планлаштыра.

«Мин татар милли мәдәниятенә мәхәббәт хисләре белән тәрбияләнеп үстем, Казанда да татар тормышында кайнап яшәргә тырыштым. Безнең татарлар җитештергән продукцияләрне күреп, кулланып, Татарстан компанияләре уңышлары өчен куана идем. Хәзер Кытай белән Татарстан, Россия арасындагы элемтәләрне ныгытырга телим. «Татар йорты» ачылуга әле бер генә ай, ә инде Кытайдагы ике эре дәүләт компаниясе Татарстанга үз инвестицион проектларын тәкъдим итте. «Татар йорты»ның киләчәге уңышлы булырга тиеш дип ышанам», - диде Әхмәтҗан Галиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X