Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәния Фәрхи турында чыгачак китапның авторы: «Әлегә берни дә сөйләми торам»

Хәния Фәрхинең хәтер кичәсендә күтәрелгән темаларның берсе - ул җырчы турында бернинди дә китап булмавы.

Əмма тиз арада җырчы турында роман язучы табылды. Бу җаваплы эшкә Айгөл Əхмәтҗанова алынган. Ул күптән түгел мәрхүмә җырчының туган ягында булып, әнисе, сеңлесе белән аралашып кайткан. Булачак әсәрнең нечкәлекләрен белешер өчен язучының үзенә шалтыраттык.

- Алдан кычкырга күкенең башы авырта, диләр, шуңа күрә әлегә берни дә сөйләми торам. Бүген бөтен көчем шул эшкә юнәлтелгән. Əлегә аның җанры да төгәл билгеле түгел. Һәр көн саен диярлек Хәния Фәрхине белгән, аның белән аралашкан кешеләр белән очрашам, җырчы турында мәгълүмат җыям. Əлеге моментка сойли алган бар сүзем шул.

Автор сүзләренчә, әсәр май аена - Хәния Фәрхинең туган көненә язылып бетәргә һәм  басылырга тиеш.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев