Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәния Фәрхи турында китап 2018 елның май аенда дөнья күрәчәк

Татар эстрадасының сүнмәс йолдызы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи турында китап чыгаруга әзерлек эшләре гөрләп бара. “Челнинские известия” хәбәр итүенчә, китапны басмага бер төркем язучылар әзерли.

Алар арасында Чаллы драматургы Айгөл Әхмәтгалиева да бар. Әлеге китап 2018 елның май аенда дөнья күрер, дип көтелә.

– Хәния Фәрхи – минем яраткан җырчым, һәм аның турында беренче китап язуда катнашырга тәкъдим килгәч, бик дулкынланып риза булдым, – дип белдергән Айгөл. – 2 көн Хәния Фәрхинең туган авылында булып кайттым, аның 87 яшьлек әнисе Фәния апа, балачак дуслары, сыйныфташлары һәм дуслары белән очраштым. Җырчының театр һәм концерт юнәлешләре буенча бергә эшләгән хезмәттәшләре белән дә күрештем.
Бүгенге көндә Айгөл Әхмәтгалиева белән 50дән артык кеше җырчы турында хатирәләре белән уртаклашкан. Шулай ук әлеге китапта перинаталь үзәк табибы Әнисә Вәлиева һәм «Болгарлар» бию ансамбле оркестры музыканты Наил Мөхәммәтҗановның да истәлекләре урын алачак, дип көтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев