Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ХЮГГЕ: БӘХЕТЛЕ БУЛУ СӘНГАТЕ

Без туганнан бирле бәхетле булырга өйрәнәбез. Әле кайчан гына бөтен ил белән кытайлардан күреп фэн-шуй буенча яшәп алдык, Ци энергиясенең көченә ышандык. Һиндлардан күреп йога белән шөгыльләндек. Японнарның дзены бәхеткә юл күрсәтүче маяк булды. Хәзерге вакытта янә бер бәхет рецепты модага керде. Аны Дания халкы уйлап чыгрган. Ул хюгге дип атала.

Hygge сүзе Дания халкы теленә XIX гасыр башында кулланылышка керә. Ул норвегларның «иминлек», «муллык» дигәнне аңлаткан сүзләреннән алына. Бу төшенчә бәхет белән бәйле тәэссоратларны, шул атмосфераны тасвирлый. Әлеге фәлсәфәнең трактатын Даниянең Бәхетне тикшерү институтына нигез салучы һәм аның җитәкчесе Майк Викинг «Hygge. Дания халкының бәхет сере» дигән китабында җентекләп яза. 
 

Ни өчен бәхетне нәкъ менә даниялеләр тикшерә?

 
Дания дөньяның иң имин илләре исемлегенә керә. Гәрчә Скандинавия илләрендә кояш сирәк кунак, иң зур салымнар – анда, ә менә кешеләре – бәхетле. Социологик тикшеренүләр Дания халкының Европадагы иң бәхетле халык булуын раслый. Бәс, шулай икән, димәк, үзеннән-үзе хюгге феномены турында белергә теләүчеләр дә күп. 
 
Даниядә махсус хюгге-турлар оештырылган. Алардан күреп, хәзер күп илләрдә хюгге стилендә кафе һәм кибетләр барлыкка килә, Британиянең бер колледжында Дания хюггесы дигән махсус курс укытыла. 
 
Майк Викинг хюгге әйберләр белән бәйле түгел, ул атмосфера, хисләр аша тоемлана – өйдә булу, яраткан кешеләреңнең якында булуы, тынычлык хисе, мәсәлән. 
 
Хюгге – тормышның гадәти рәхәтлеген кадерләү, мизгел тәмен белү сәләте ул. Шул ук вакытта кесә калынлыгы тыйнак кына да булырга мөмкин (хәтта шулай булырга тиеш тә). Биредә киресенчә: тормыш никадәр ялтыравык булса, хюгге дәрәҗәсе шуның кадәр кимрәк. 
 

Хюгге билгеләре

 
Хюгге тәме – таныш, рәхәт, тынычлык бирә торган. Чәй икән, димәк, бал белән, печенье икән, тәмле глазурь белән, рагу икән, димәк, тәмләткечләр кушып пешерелгән. 
 

Хюгге авазлары – чытыр-чытыр итеп яна торган утын, тынычлыкта       гына ишетелә торган тавышлар: яңгыр тамчыларының тып-тып итүе, тәрәзә артындагы җил сызгыруы, агачлар шавы, идән шыгырдавы. 
 

Хюгге исе – рәхәт мизгелләрне искә төшерә торган исләр. Сирень исе, яңа пешкән ипи, агач җиһаз, Яңа ел чыршысы, әнинең хушбуй исләре.
 

Хюгге күренешләре – кояш чыгышын, баюын, учак ялкыннарын, кар яуганны, пыяла буйлап агып төшкән яңгыр тамчыларын күзәтү. 
 

Шулай да ничек бәхетле булырга?


Хюгге рецептларының иң мөһим өлеше – янып торган шәмнәр. Даниялеләр өчен хюгге булдыру өчен берничә шәм кабызып кую да җитә. Бәхет тикшерү институты сораштырулары күрсәткәнчә, Даниянең 28 процент халкы көн саен шәм яндыра. Берьюлы бишне. 

Тагын бер ысул – рәхәт яктылык булдыру. Даниядә елның яртысында яңгыр ява, шуңа да бу ил кешеләре яктылык утраучыклары ясарга ярата. Лампалар җылы гәрәбә ут бөркергә тиеш. 
Уңайлы почмак кирәк. Hyggekrog – аш бүлмәсендә яки залда рәхәт итеп вакыт үткәрә торган урын. Ул даниялеләрнең һәркайсының өендә бар. Риелторлар аны сатыла торган фатирның бер өстенлеге итеп күрсәтә хәтта.

Мондый урын өчен киң тәрәзә төбе туры килә, анда күп итеп йомшак мендәрләр, җылы пледлар ташлыйлар. Бу урында кичләрен тәмле итеп чәй эчәргә, кар яуганны карап утырырга, китап укырга була.  
 

http://www.syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев