Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәзер андый бабайлар юк инде (сагыну)

Без үскәндә, авыл урамы ел әйләнәсе дер селкенеп тора иде. Тәпи киткән бала-чагасы да, яшүсмере, егет-кызы да, урта яшьтәгеләр, өлкәннәр дә, бер-берсен тулыландырып, тәүлекнең һәр вакытында авыл урамына җан кертә иде. Кар ни, яңгыр ни, кырык градуслы эссе ни – барыбер урамда кеше өзелми.

Бала-чага көнозын уйный, үсмерләре төркем-төркем булып, әле туп суга, әле җиләккә, әле су коенырга бара, тачка белән алабута, билчән ташый; яшьләре кичен уенлыкта бөтен авылга җыр-моң тарата; эштән арып кайтса да, өйдә мең дә бер эшләре көтеп торса да, көтүләр кайткач, әти-әниләр капка төпләренә чыга. Әбиләр көндез­ләрен бер-берсенә хәл белергә – утырмага йөрешә, бабайлар да, разведкадагы солдатлар кебек, урамны көнгә берничә әйләнә... Хәзер генә ул, кеше бер кат эшкә китеп беткәч, авыл урамында көндез чыра яндырып эзләсәң дә, кеше түгел, ирекле йөргән эт тә күрәсең юк.


Балачакта калган әнә шул авылны, аннан да бигрәк авылымның һәр нәрсәдән хәбәрдар булган зирәк картларын – аксакалларын сагынам мин. Кемнең сыеры кө­түдән качкан, кемнең бозавы ычкынган, кемнең каз бәбкәсе адашып калган – һәммәсен белеп торучы, малларны ияләп танучы, хуҗасына җиткерүче бабайларны сагынам.


Алар авылдагы һәр баланы диярлек исемләп беләләр иде. Инде танып бетермәсә дә, битараф калмыйча:


– Кем кызы соң әле син? Ә-ә, әбиең авырмыймы? – дип, баланы кара-каршы сөйләшергә өйрә­терләр иде. Баланың кайларда уйнавы, ничек сөйләшүе, тәртипле-тәртипсез булуы да алар күзеннән читтә калмады. Әти-әниләр дә, алар сүзенә колак салып, берәр гаепләре булган уллары-кызлары белән сөйләшми калмадылар. Берничә көн күзгә-башка күренми торсаң да, әлеге күрше бабайлар, кайда югалдың, дип сораштыра, бала-чаганың кү­ңелен күрә иде. Авырып киткәнме, кунакта йөргәнме – барысын да белеп тора үзләре. Берчакны шулай әниемнең Кукмарадагы бертуган апасыннан кунактан кайткач, олы апамнан күрше бабай кунак хәлләрен сораша: “Ничек соң, кунакта шәп сыйладылармы?” Апам­ның: “Сыйлавын сыйладылар, сөяк кенә кимерт­мәделәр”, – дигән җавабын гомер буе көлеп искә алды ул. Бу бит – узган гасырның җитмешенче еллары башы. Ул елларда әле ит бик кадерле. Туган апабызның да гаиләсе ишле, җиде бала. Кунак кызына, билгеле, ит биргән инде ул мәр­хүмәкәй, ә үзенекеләргә сөяклерәк җирләрне бүлгәләгән...


Ул чорда бит авыл тулы бала-чага, һәр йортта дүртәр-бишәр. Әмма бу бабайлар безнең һәр­беребезгә әйтер сүз таба, безне сөйләштермичә, алдына карап, тыныч кына янәшәбездән үтә белми иде. Кечерәкләрне: “Минем кызым юк, әйдә, минем кызым бул әле”, – дип, кайберләребезне: “Әтиең сине миңа өч тиенгә сатты, хәзер син минеке инде”, – дип тә шаярталар, әмма бер генә балага да битараф калмыйлар иде...


Күңелем белән авыл урамын әйләнәм дә, без үскәндә, әле һәрбер йортта диярлек бабайлар булган икән дим. Безнең тирәдә генә дә берсеннән-берсе матур, кызыклы әллә ничә бабай бар иде. Терәлеп торган күршебез, агач аяк­лы Гыйният абзый (өлкәннәрдән күреп, без дә шулай йөртә идек) белән җәмәгате Чык әбиләрнең (чын исеме – Гыйльми тәтә, әмма безнең ише бала-чаганы гел җимеш төше белән сыйлаган бу әбигә олы апам кечкенә чакта әнә шундый кушамат тага, җимеш төше “чык” итеп ватыла, янәсе, без гомер буе яратып шулай дип эндәштек тә инде) җимеш бакчасы бик бай, алмагачлар, кызыл, кара шомырт күп. Шулай ук капка төпләрендә – Әхмәдулла бакчасында үскән алмагач белән шомыртны да алар рөхсәте белән ашыйсы иде. Алар аны тәртип белән ашаганны гына ярата, сындыра-ботарлый башла­саң, Гыйният абзый култык таягын атып куарга да күп сорамый иде. Усаллыгы түгел ул аның, тәрбия алымы гына, бер көтү бала-чаганың һәркайсы сындыра башласа, ул агачлардан бер җәйдә коры кәүсә генә калган булыр иде шул. Усал булсалар, алар янына бөтен урам баласы магнит кебек тартылыр, алар капка төбендә концертлар куеп ятар идекме икән?! Бүгенге күзлектән караганда, һич аңлап була торган гамәл дә кебек түгел: без, бала-чага, белдерүләр язып, коймага беркетеп, җырлап-биеп, скетч­лар куеп мәш киләбез, тирә-күршедәге әби-бабайлар шуны карарга җыела. Көпә-көндез бит бу! Хәзер бала-чаганы да мәҗбүр итеп булмас, өлкәннәр дә вакыт таба алмас иде...


Без белгәндә үк инде бер тотам сакалын үстергән (һәм ул шундый килешле, ап-ак иде), бер таяк белән вәкарь генә атлап йөрүче Йосып (ф урынына шулай әйтә идек) бабай, мөгаен, бала-чага өчен безнең тирәдә судья да, күзәтче дә булгандыр. Алар каршындагы шул ук Әхмәдулла бакчасына авылның эреле-ваклы бер көтү баласы җыела. Нинди генә уеннар уйналмый, кемнәр хәрәмләшә, кемнедер урынсызга кыерсыталар. Ә андый чакта Йосып бабай күз ачып йомганчы шунда килеп җитә... Үзе чиста-пөхтә, уен-көлкеле булса да, шактый шүрли дә идек үзеннән. Күрәсең, сөйләштереп кенә калмагандыр, “тәрбияләгәндер” дә. Каралты-кура тирәсендә берәр нәрсә шакылдата башласаң да, Йосып бабаебыз кереп җитә иде: “Нишлисез?” Гади кызыксыну, тикшерү дә түгел бу, хәл белешүе. Олыларча киңәш тә бирә иде. Бар яраткан сүзе “минем кызым бул” яки “әтиең сине миңа өч тиенгә сатты” иде. Мин үзем күбрәк бе­ренчесеннән шикләнә, алып китә күрмәсен дип курка идем.


92 яшендә гүр иясе булган, шул яшькә кадәр урамдагы бар бала-чаганы үз итеп яраткан Зәйни бабай балаларның барысын ел әйләнәсе конфет белән сыйлый иде. Үзе килмәгәннәрен чакырып китерә. Нәкъ Әлмәндәр карт инде. “Без әти-әнигә дип кыйммәтле, тәмле конфетлар алып кайтырга тырышабыз, ә әти аларны, без кайтканчы, бөтен бала-чагага өләшеп бетерә иде”, – дип көлеп искә ала бүген кызлары.


Бәлки үзебез олыгая бару хикмәтедер (әмма барыбер төп сәбәп анда түгел), бүген авылыбызда мин сагынган әлеге ба­бай­ларның дәвамчыларын күрмим. Яшьләре буенча шул чама булганнарда да әле ничектер башка га­мь­нәр. Өстәвенә, кызганыч, бүген авылларда инде бабайлар – балаларныкын, балалар бабайларның исемен белми. Өлкәннәрнең бик күбесе чит кеше баласы белән кызыксынмый инде. Тәмәке тартып торучы яки сүгенеп куючы яшүсмергә дә кисәтү ясамый, әти-әнисе белән сөйләшми. Буыннар арасында чылбыр өзелергә җитеп килә.
...Сагынам сезне, бабайлар!

Фото: https://pixabay.com | sylviebliss

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев