Киләчәктә ачлык булачагына ышанасызмы? (сораштыру)
Тагын 30 елдан дөньяда ачлык башланырга мөмкин. Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) белгечләре шулай дип фаразлый. Алар китергән мәгълүматларга ышансаң, Россиядә яшәүче һәр кеше елына якынча 100 килограмм чамасы ризык ташлый икән. Дөнья күләмендә исә барлык азык-төлекнең 31 проценты чүплеккә ыргытыла. "Болай дәвам итсә, 2050 елда дөньяда ачлык башланырга мөмкин....
Руслан АЙСИН, сәясәт белгече:
- Ачлык бар ул, беркая да китмәде. Африкада, Көнчыгыш илләрендә ул - гадәти әйбер. Шул ук Сүрияне генә алыйк. Биредә берничә миллион кеше ач тора, гуманитар һәлакәт күзәтелә. Шул ук вакытта, капиталистик илләр миллионлаган тонна азык-төлек җитештерә, күбесен чынлап та урамга ташлый, йә хайваннарга ашата. Бу - дөньякүләм социаль тигезсезлек. Монда тагын бер проблема бар. Бай булмаган социаль катлау ГМОлаштырылган ризык ашарга мәҗбүр. Аның сәламәтлеккә зыяны турында күп кенә тикшеренүләр, фәнни хезмәтләр дә бар. Шулай итеп бу проблема ике тармакка бүленә. Беренчедән, дөньяда халык саны арта, азык-төлек кими барачак. Нәтиҗәдә ачлыктан үлгәннәр саны артачак. Бу күбрәк ярлыларга кагыла, әлбәттә. Икенче яктан, экологик яктан чиста ризык бик кыйммәт булганлыктан, урта сыйныф ГМО шартлары белән җитештерелгән азык ашарга мәҗбүр. Шулай итеп, 2050 елга без глобаль ачлыкны гына түгел, генетика дәрәҗәсендә киләчәк буыннарның үзгәрешен дә күрәчәкбез әле. Мин үзем - исәпләп тотучан кеше. Гаиләбезгә кирәк булган норманы гына сатып алабыз. Кибеттән арбалап ризык ташымыйбыз. Аннары, исраф гөнаһ санала бит. Шуңа ризыкны ташламаска тырышам.
Айгөл БӘДРЕТДИНОВА, "Яңа гасыр" каналында "Хәбәрләр" тапшыруы алып баручысы:
- Бүген бернәрсәне дә алдан фаразлап булмый. Аеруча киләчәкне. Шәхсән мин үзем ачлык булачак дигән фаразга ышанмыйм. Ник дигәндә, һәртөрле фаразга нигезләнү дөрес түгел дип саныйм. Көндәлек тормышта ризык әрәм итү була инде. Мәсәлән, гаиләбез зур булганлыктан, кайчак ризыкны чамасыз күп пешерергә туры килә. Бу - исраф итү, билгеле. Әлеге гадәттән ничек тә арынасы иде. Тик ризыкны беркайчан да ташлаганыбыз юк. Элек кошларга бирә идек. Хәзер бакчабызда торгызылып килүче йорт янында яшәүче этләрне сыйлыйбыз.
Азат ХӨСӘЕНОВ, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:
- Галимнәрнең бу фаразына бик ышанып бетмим. Халкыбыз эшчән, шәһәр яны бакчалары да артып тора. Үземдә дә икәү алар. Ә менә исраф мәсьәләсендә гаебем бар - бик күп ризык чүпкә ташлана. Ботка ашап бетерелмәсә дә, тизрәк чүп савытына ыргытырга ашыгабыз. Кипкән ипине урамга - кошларга озатабыз. Элек ипигә хөрмәт зур иде. Бәләкәй чакта аның бер кисәген дә ташламыйча, валчыкларына кадәр өстәлдән сыпырып алып ашаулар истә калган.
Зөлфия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, Мамадыш районының Катмыш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы:
- Кеше беркайчан да ачтан үлми. Сугыш чорында да ачлыктан сакланып калганнар. Кыргый кешеләр дә үзләренә азык табып ашаган. Ходай җан биргәнгә юнь бирә, диләр бит. Мин азык-төлекне исраф итмәскә тырышам, балаларымны да шуңа өйрәтәм. Артык калган азык-төлекне мал-туар, кош-кортка бирәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев