Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләсе елга хаҗ кылу өчен юллама бәяләре билгеле булды

Иң арзан юллама бәясе 149 мең сумнан башлана, иң кыйммәте - 385 мең сум, диде Ранис хәзрәт Вахитов.

Киләсе 2019 елда хаҗ кылу өчен юллама хаклары билгеле. Бу турыда бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов хәбәр итте.

"Бүгенге көндә хаҗ юлламалары өчен бәяләр куелган. Ләкин долларга бәйле рәвештә бәяләр “уйнап” тора. Согуд Гарәбстанында ниндидер чуалышлар булса да, бәяләр артырга мөмкин. Бүген иң арзан “Эконом” программасы 149 меңнән башлана. Бу программа белән Согуд Гарәбстанына Мәскәүдән китеп була. Иң кыйммәтле “Комфорт” программасы 385 мең сум. Бүген булачак хаҗи, шушы бәя белән килешү төзеп, акчасын түләп куя икән, юллама бәяләре арткан очракта да, бу аңа кагылмый”, - диде программа җитәкчесе.

Ранис хәзрәт сүзләренчә, 2018 елда экономияле программага тукталучылар күбрәк булган.

  • 2018 елда хаҗилар өчен “Катнаш эконом”, “Эконом-авиа”, “Стандарт”, “Комфорт” программалары тәкъдим ителгән.

 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев