Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Кино ничек туган? [+фото]

    Республиканың дәүләт архивларында кинематографның барлыкка килүеннән башлап, аның үсешенә багышланган бай материаллар сак­лана. Кинематографның барлыкка килүенә - 120 ел. Бу вакыйга бертуган Люмьерлар фамилиясе белән бәйле, фильмнар Франциядә күрсәтелә башлый. Беренче сеанслар төссез һәм тавышсыз булсалар да, тамашачы арасында алар тиз популярлык яулый.

    Россиядә беренче кино Санкт-Петербургта 1896 елның маенда күрсәтелә. Бер елдан соң казанлылар да кино күрә ала. Тора-бара башкалабызда кинотеатрлар ачыла. Баштарак кинотеатрлар өчен торак биналары җиһазландырыла. 1908 елда Казан губернаторы М.Стрижевскийга кинотеатрлар ачуны сорап мөрәҗәгать итәләр.

    Кино җиһазларының төп өлеше Казан үзәгендә була. 1908 елда кинотеатрларның саны сигезгә җитә. Шулай ук җәйге ачык һавадагы театрлар да эшли. Җәйге театрларның берсе - «Эрмитаж» бакчасында күңел ачу программасыннан тыш картиналар күрсәтелә торган була.

    1911 елда шәһәрдә тугыз театр эшләве мәгълүм. Ә 1915 елдан кинотеатрлар өчен яңа биналар төзелә башлый. Аларның саны уналтыга җитә.

    Совет властеннан соң кино сәнгате популярлаша. Беренче мәртәбә татарча «Булат-батыр» дигән кино 1928 елның февралендә күрсәтелә. Ул ТАССРның халык комиссариаты заказы белән төшерелә. Фильмда кенәз Потемкинга тәрбиягә эләккән Әсфән исемле татар малаеның язмышы сурәтләнә. Ул, егет булгач, әтисе Булат белән яу кырында очраша. Соңыннан икесе дә Пугачев лагерена күчәләр. Дәүләт архивларында әлеге киноның афишасы сак­ланган.

    Кинотеатрларның репертуары да заман белән бергә атлый. Бүгенге көнгә кадәр кайсы чорда нинди кинолар күрсәтелгәнлеге хакындагы афишаларны дәүләт архивларында кү­рергә мөмкин.




    Люция ХӘБИБУЛЛИНА

    http://www.shahrikazan.com/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: