Кире кагылганнар да эшле булачак
Татарстанда наркотик бәйлелектән дәваланган кешеләрне эшкә урнаштырачаклар, теләкләре булса инде, әлбәттә. Республиканың әлеге проекты Россия күләмендә бердәнбер. Әгәр ул ният барып чыкса, башка төбәкләр дә шуңа алыначак. Бу атнада бер төркем белгеч шул яңалыкны өйрәнергә Казанга килгән иде.
Республиканың наркология диспансеры башлангычы хакында баш табиб урынбасары Илдар Таҗетдинов сөйләде. Әлеге проект менә ниләрне үз эченә ала: наркоманнарны наркотик сөременнән арындыру өчен, башта дару белән дәвалыйлар, аннары психологик бәйлелектән чыгару өчен, тернәкләндерү уздыралар. Берничә ай вакыт үтеп китә. Өйгә чыгарга бер-ике атна калгач, аңа эш тәкъдим итәләр. Республика наркология диспансеры яңа проектка ресоциализация фонды белән берлектә алынган. Ресоциализация фонды – дәүләт-шәхси партнерлык оешмасы. Аны оештыручылар – республика наркология диспансеры һәм җитештерү холдингы. Холдинг металл эшкәртү, буяу эшләре һәм тегүчелек белән шөгыльләнә. Наркотиклардан дәваланганнар төрле җитештерү тармагында эшлиләр. “Татарстан алымының киләчәге бар дип өметләнәбез, шуңа күрә ул федераль дәрәҗәдә яклау тапты. Проект эшләп киткән очракта башкаларга да шул үрнәкне таратачакбыз”, – диде Мәскәүдәге наркология буенча илкүләм фәнни үзәк директоры Татьяна Клименко. Әлеге тәҗрибәне өйрәнергә Казанга Киров, Пенза өлкәләреннән, Мари Иле, Мордва, Чувашия республикаларыннан килгәннәр.
Моңа кадәр ничек иде һәм бүтән җирлекләрдә ниләр башкарылды? Наркотиклардан дәваланган кешеләрне эшле итү буенча зур тәҗрибәләр Россиянең бер генә төбәгендә дә юк. Наркоманнарны дәвалыйлар, тернәкләнү уздыралар. Ул шуннан соң савыккан кебек була һәм гомердә дә бу юлга басмас кебек тоела. Тик сазлыкка кереп бату гына тиз. Аннан тулысынча котылып, элеккеге тормышка, яшәешкә әйләнеп кайту җиңел түгел. Байтагы укыган һәм эшләгән урынына кире кайта алмый. Белгәннәр онытылган, дус-ишләр юкка чыккан...
“Хезмәт терапиясе“ дигән нәрсә дә бар бит әле. Эшләү үзе үк кешене юк-бар уйлардан, гамәлләрдән читләштерә, шуңа күрә яңа проектка алындык”, – ди Илдар Таҗетдинов. Моңа узган елның ноябрь аенда керешкәннәр. Шул дәвердә төрле хезмәт урыннарына 12 кеше эшкә урнашкан. Уртача хезмәт хаклары – 20 мең сум. Эшләргә теләк белдерүчеләр байтак икән. Ресоциализация фонды башта берничә ай һөнәргә укыта, өйрәтә, бер үк вакытта психологик ярдәм дә күрсәтәләр. “Әлеге яңалыкны ишетеп, утызга якын кеше килде. Бүген дә реабилитация үзәкләрендәге 11 кеше белән сөйләшү алып барабыз”, – диде фондның башкарма директоры урынбасары Искәндәр Яһудин.
Республика наркология диспансерында ел саен 2 меңнән артык кеше дәваланып чыга. Аларга элегрәк дәвалау оешмасында консультантлар булып эшләргә тәкъдим ителгән. Ләкин ул гына җитми. “Эш урыннары күбрәк кирәклеген аңлыйбыз. Ярты ел эчендә дистәдән артык кешене эшкә урнаштыра алдык. Быел һөнәрләр дә, эш урыннары да артыр, дип уйлыйбыз. Киләчәктә тулай торак ачарга да ният бар. Бергә тупланып эшләү, яшәү каяндыр килеп йөрүгә караганда җиңелрәк булачак”, – ди Искәндәр Яһудин. Илдар Таҗетдинов әйтүенчә, республика җитәкчелеге күптәннән бу проблеманы чишү юлларын эзли. Берничә ел элек диспансер Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә моңа алынып караган. Тик максат изге булса да, эш бирүчеләр тарафыннан яклау тапмаган. Кайчандыр наркотиклар белән чуалган кешеләрне эшкә урнаштырырга теләүчеләр бик табылмаган. Шуңа күрә бу проект барып чыкмаган. Татьяна Клименко да, мондый эшчәнлекнең ни өчен Россия күләмендә киң җәелмәвен аңлатты.
– “Халыкны социаль яклау турында”гы Законда “социаль тернәкләндерү“ дигән пункт юк, – ди белгеч. – Шуңа күрә алкоголизмнан, наркоманиядән дәваланганнарга социаль ярдәм күрсәтергә (бу очракта эшкә урнаштыру турында сүз бара) беркем дә алынмады, алар кире кагылып килде. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы безнең вәкаләткә керми дисә, Сәламәтлек саклау министрлыгы да, тиешлесен башкардык, калганы безгә кагылмый, ди. Күп төбәкләрдә тернәкләндерү белән дәүләтнеке булмаган үзәкләр шөгыльләнә. Ә андагы белгечләрнең байтагына кайчандыр шундый ук диагноз куелган. Алар кешегә үз тәҗрибәләреннән чыгып ярдәм күрсәтәләр һәм үзләре дә төрле каршылыкларга очрыйлар. Җәнҗал һәм закон бозу очраклары да килеп чыккалый. Ә Татарстан алымы башка. Анда профессионаллар шөгыльләнәчәк.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев