Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кире урманга илтеп булмый бит

Бәйрәмгә күп калмады. Тормыш мәшәкате күпме генә булмасын, Яңа ел исе килә инде. Бу атнада Казанда чыршы базарлары эшли башлады. Алар 15 урында булачак. Дөрес, шәһәр мэры Илсур Метшин бәйрәмгә кискән агач бизәү яклы түгел икән. Кала җитәкчесе ясалма чыршыга өстенлек бирә. “ВТ” хәбәрчесе Казанда бәйрәм бизәге эзләде.

“Бәйрәм кәефе юк әле“

Чыршы базарлары әле ачылып бетмәгән. Атна ахырын көтәләр. Шулай да Мәүлетов урамында сата башлаганнар инде. “Алучылар бар. Көнгә 5-6 чыршы сатам. Без аны питомник­лардан алабыз. Саклый белмәсәң, бәй­рәмгә бер энәсе дә калмаска мөмкин. Сулы чиләккә утыртырга кирәк. Өлкән яшьтә­геләр ботакларын гына ала. Без дә әлегә әллә ни күп итеп алып килмибез. Казан халкында да бәйрәм кәефе бик сизелми әле. Күбесенең башы аска иелгән, каядыр чабалар, ашыгалар. Мөгаен, 25ләрен­нән соң сату яхшы булыр. Шуңа күрә ул көннәргә ирем дә, улым да ял алып куя. Ел саен питомниклардан алып, арттырып сатабыз. Шулай итеп акча эшлибез. Бер метрлы чыршыны 500 сумга бирәбез. Бәйрәм якынлашканда, бәя арта. Әмма алучысы булмаса, төшәргә дә мөмкин. Кире урманга алып китеп булмый бит инде”, – ди Фәйрүзә исемле сатучы.


Компрессорлар заводы каршындагы борылышта ел саен саталар чыршыны. Айнур Вахитов төзелеш ширкәтендә эшли, ә Яңа ел якынлашканда, бәйрәм бизәге белән сәүдә итә. “Чыршыны Марига барып алачакбыз. Аларда бәя арзан. Барып-кайтуга киткән акчаны санап торган юк инде. Әмма аларныкы матурлыгы бе­лән аерылып тора. Үзебезнең питомникта үскәннәренә нидер җитмәгән төсле. Алар купшы тормый. Ә менә Мариныкы бик гүзәл, күз явын алырлык, – ди ул. – Чыршыны күбрәк ирләр ала. Алар акчаны да кызганмый. Хатын-кыз исә бәясенә карый. Арзанга бирсәң, сынганын да алып китәләр. Узган ел бер атнада 30 мең сум акча эшләп алдым”.


Казанның Чехов базары янын­да да ылыслылар пәйда бул­ган. Җаның ниндиен тели – шунысы бар. Кечкенәрәген дә алырга була, 2 метрлысы да бар. “Чыршы – нәзберек агач. Аны өйгә кайтуга ук киендереп куярга ашыкмагыз. Урамда сакларга кирәк. Шәхси йортта яшәсәгез, башта кар эченә утыртып торыгыз. Фатирда икән, балконда сакларга кирәк”, – ди үзен Наташа дип таныштырган сатучы.


Казанда чыршы бәясе 300 сумнан башлана. Һәркайсының тиешле документлары булырга тиеш. Анда кайда үстерелгәне дә язылган. Сатып алучы иң элек әнә шул язуны сорарга тиеш.

Озынайган саен, бәя арта

Казан башкарма комитетында узган “эшлекле дүшәмбе” утырышында Казан мэры Илсур Метшин бәйрәм бизәгенә карата үз фикерен белдерде. Башкала җитәкчесе агач кисүгә каршы икән. “Минем хыялым – Яңа елга бер генә чыршы да киселмәсен иде. Без үскәндә бу кадәр төрдә ясалма чыршы юк иде. Хәзер әллә ниндиләре бар”, – диде ул. Хәер, бу мәсьәләдә төрле фи­керләр бар. Әйтик, сатуга чыгасы чыршыны махсус питомникта үс­терәләр. Шул ук вакытта ясалма чыршының да зыяны юк түгел. Әмма халык бәйрәм агачын алганда беренче чиратта үзенең зәвы­гына һәм бәясенә игътибар итә.


Ясалма чыршыны, бәйрәм якын­лашканда, ике кибетнең бер­сендә саталар. Җаның ни тели, шундые бар. Бәясе 400 сумнан башлана. Озынайган саен, бәясе дә арта бара.  Базарда, әйтик, 160 сумнан башланган бәя 2 меңнән артып китә. Алсаң, төшерәбез дә, ди сатучылар. Ә менә кибеттә бәя тө­шертеп булмый. Монда бер метр­лысы 800 сумнан башлана. Әллә нинди­ләре бар. Ботак очларына кар сибелгәне кирәкме, әллә инде алтын йөгертелгәнеме, агымы, яшелеме – бар да бар. “Балаларны сөендерәсем килде. Табигыйны куярга бер дә яратмыйм. Ылысы коела, җыештырасы була. Ә монысы, бер алдыңмы, озакка җитә. Бездә чыршыны иске Яңа елга кадәр тоту гадәте бар. Шуңа күрә акчамны кызганмадым. Иң матурын алдым. Бәясе дә арзан түгел – 3 мең 500 сумга төште”, – ди Данис Шәрипов.

Урлау кыйммәткә төшә

Чыршы мәсьәләсендә урман­чыларның да фикерен белештек. “Хәзер чыршыны сатып алып була. Ә рөхсәтсез кискән кешегә бу эше өчен штраф түләргә туры киләчәк. Анысы 3 мең сумнан башлана. Район газетасы аша да халыкны кисәтеп торабыз. Әллә шуның файдасы бар, кеше урманга керми, тәртип бозмый, –  ди Әгерҗе урманчылыгы җитәк­чесе Равил Имангулов. – Әле без­дә чыршы ярминкәләре ачыл­мады. Әгер­җедә алар гадәт­тә 15 декабрьдән эшли башлый. Оешмалар заказ биреп куйды инде. Гади халык бер дә кымшанмый. Алар декабрьнең 20ләреннән соң гына чыршы ала. Узган ел 30 мең сумлык чыршы саткан идек. Быел да сораучылар булыр дип торабыз”.


Нурлат урманчылыгы җитәк­че­се Рөстәм Галиев өендә дә, эш урынында да гел табигый чыршы бизи икән. “Без бәйрәмгә дигән агачларны аерым бер мәйданда үстерәбез. Инде сорап килүчеләр бар. Мәктәпләр бездән ала. Сезонга 1 меңләп чыршы сатабыз. Халык та сорый. Бер метр ярымлы чыршыларны бик яраталар. Нарат агачы озаг­рак утыра инде ул. Ә менә чыршыны комга утыртып, су салып торырга кирәк. Корыганын да әрәм итмибез. Узган ел кәҗә асраучыларга бирдек”, – ди ул.


Дәрвишләр бистәсендә урнашкан шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев әй­түенчә, чыршы сораучылар күп булган. “Бәяләре кыйммәт тү­гел – 1 метрлы “Яңа ел гүзәле”н 350 сумга алып була. Ике метр­лысы – 400 сум. Халык күбрәк әнә шуларны ала. Чып-чынлап сату эшләре декабрьнең соңгы ун­көн­легендә башланыр дип кө­тәбез. Оешмалар белән килешү төзедек. Безнең урманчылык Казан янәшәсендә урнашкач, күп­ләп сорый. Араларында бәйрәм алдыннан акча эшләп алырга теләүчеләр дә булгалый, – ди ул. – Чыршыны җылылык батареясы янына куярга ярамый. Нарат ике атнадан артык торса, чыршы энәләрен тиз коя. Исе дә тәмле, матур да. Әмма шулай булса да, өйдә гел ясалманы бизибез”.


Казанның Карьер бистә­сендәге “Мөслимә” мәчете има­мы Рамил Шириев:


– Дин буенча мөселманнарга чыршы бизәү киңәш ителми. Өч балабыз бар. Билгеле, алар өйдә чыршы булуны сорый. Тик без каршы киләбез. Балалар бакчасына йөрүче кызым анда күреп кайта, мәктәптә дә бизәп куялар. Шул җиткән. Без аларга аңла­тыр­га тырышып карыйбыз. Сатып алгач, акча әрәм була. Кирәк­мә­гән гамәл бу, дибез. Агач бизәп кую нәрсәгәдер табынуны күр­сәтә.

Фото: https://pixabay.com | Annalise1988

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев