Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Китеп барсам, балам белән әнием нишләр дип уйлыйм"

Теләче районының Үзәк авылында яшәүче Мария Шароновага ярдәм кирәклеге хакында райондашлары шалтыратып әйтте. Үзе белән сөйләшә башлагач, ул башта бер дә зарланмады. Шулай да күңелемә шик керде. Хәле әллә ни яхшы түгел кебек тоелды. Ахыр чиктә Мариягә, чыннан да, ярдәм кирәклеге ачыкланды.

– Без гаиләдә биш бала идек. Мин – дүртенче кыз. Бишенчегә малай туса да, кыска гомерле булды. Виталийны искә алмаган, сагынмаган көнебез юк. 16 яшендә Сабантуйда аттан егылып төшеп, авыруга сабышты, – дип, туганын искә ала Мария. – Энемнең башына операция ясадылар. Ә ул бер дә зарланмады. Яшәп калырга ашыкты. Кайда нинди эш бар, шуны эшләде. Бик тырыш иде. Сочига барып та эшләп кайтты. Бер урында тик тора алмый иде. Китүе дә тиз булды.  Бу 2011 ел иде. Шушы хәл­ләрдән соң  үзем дә нык авырып киттем.


Мария хастаханә юлларын күп таптый. Әмма аның ни сә­бәп­ле авырганын озак вакыт ачык­лый алмыйлар. Мәктәпне тә­мамлагач, Түбән Камага шәф­кать туташы булырга укырга китә. Ике ай укыгач, әнисеннән шомлы хә­бәр килә.  Ул кызына кайтырга куша. Авыл табибы кызның үпкә­ләрендә ниндидер таплар күреп ала.
 – Миңа укуны калдырып торырга туры килде. Хастаханәгә эләктем. Манту да ясап карадылар, төрле анализлар да бирдем. Тик диагноз куючы гына юк.  Аптырагач,  Казанга җибәр­деләр. Анда да бу тапларның ни сәбәпле  барлыкка килгәнен белә алмагач, туберкулез авыруыннан  дәвалый башладылар.  Академик ял алырга туры килде. Мин озак кына  хастаханәдә яттым. Аннан ял йортына җи­бәрделәр. Хәтта инвалидлык та бирделәр. Алты ай саен тикшереп тора башладылар. Ниһаять, укуымны тәмамлап, районга эшкә кайттым, – дип искә ала Мария.


 Кияүгә чыгып, бала тапкач, аның үпкәләрендә теге таплар тагын пәйда була. Дүрт  айлык баласын алып китәләр. Сабыйны да шул авырудан дәвалый башлыйлар.
– Шунда миңа бер шарт куйдылар: әгәр дәвалансаң, ба­лаңны бирәбез, – диделәр. Ризалаштым. Шул чакта мине, үпкәсе чирле икән  дип, бөтен җирдә  сөйлә­де­ләр. Кыен булды. Үзем­дә туберкулез таякчыклары булмавын яхшы белсәм дә, чи­ремнең нидә икәнен аңлата алмадым. Моның өчен профессор ярдәме кирәк булды. Аннан соң сукыр эчәгем авыртып, башка хастаханәгә күчерделәр. Ходай мине шулай саклап калды. Шуннан соң башка дәва­ла­мадылар.


Мин  соңрак яхшы табибларга күренергә уйладым. Табиб тикшерде дә, сиңа үпкә күчереп утыртырга кирәк, диде. Баксаң, үпкәләремдә фиброз дигән авыру икән. Тиз генә квота табып,  Мәскәүгә җибәрделәр, – дип сөйли Мария. –  Мин кечкенә вакытта җәй көне бронхит белән авырган идем. Табиблар, әнә шуның йогынтысы булырга мөм­кин, ахырга кадәр дә­ва­ланып бетмәгәнсең, диләр. Мин,  туберкулездан дәваланып,  шактый вакытымны әрәм иткәнмен. Хәзер инде  үз үпкәләрең белән яшә, дип тә киңәш бирәләр. Мин дә шул фикердә. Дарулар бик күп эчәм. Сулыш алуым начар булгач, йөрәгемә дә зыян килә. Тыным кысыла. Өйдәгеләр кислород биреп кенә коткарып кала. Ике тапкыр үпкәмдә нидер шартлады. Миңа каты итеп йөт­ке­рергә, тирән суларга, авыр күтәрергә ярамый.


Мариянең икенче сыйныфта укый торган улы бар. Авырулар белән көрәшеп-көрәшеп тә  исән калуын сабые бәхетеннән күрә ул.

– Ходайдан гомер, сәламәтлек сорыйм. Китеп барсам, балам белән әнием нишләр дип уйлыйм. Мин аларның икесе хакына яшәргә тиеш. Гомеремне озынайту өчен кислород баллоны кирәк. Әмма ул кыйммәт – 300 мең сум тора икән.  Даруларны да үзем сатып алгач, акчам җитми. Безнең кебек авырулар Татарстанда күп түгел. Шулай булса да, кирәкле даруларны көчкә табабыз. Яшисе килә бит. Кешедән ярдәм сорарга бик тә оялам, – ди Мария. – Хәзер һәр кешенең үз проблемасы, кредиты бар. Тормыш алып бару  кыен. Ничек итеп башкаларның акчасына өметләним? Дөрес, күңе­лемдә,  ярдәм итәргә те­ләге һәм акчасы булган кеше килеп чыкмасмы, дигән өмет яши. Андый кеше табылса, ярдәменә риза булыр идем.


Редакциядән: Мария Шароновага ярдәм итәргә теләү­челәр булса, 89274385613 телефон номерына шалтыратсагыз иде. Без сезгә Мария белән элемтәгә керергә булышырбыз.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X