Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Күке” әтиләрне ни көтә?

Яңа гаилә барлыкка килү һәрвакыт күңелле. Кызганычка каршы, аларның матур яшәп китә алмаганнары да була. Кайчак никахтан соң байтак еллар үткәч тә гаиләләр таркала.

Ата белән ана үзара мөнәсәбәтләрен ачыклаганда кайчак бала онытыла яисә ул ир белән хатынның бер-берсеннән үч алу чарасына әйләнә. Мондый хәлләрдә  баланы дәүләт яклый. Баласын онытып алимент түләмичә йөрүче әти яисә әни кешенең  “хәтерен яңар­тучы” оешмаларның берсе – Федераль суд приставлары хезмәте.  “Кызганычка каршы, андыйлар бездә дә күп. Приставлар  намуссыз кешеләрне намуслылардан аеру юнәлешендә эш  алып бара.  Хокук сагында торучыларны кайбер кешеләр яратып та бетерми.  Әмма ниндидер күңелсез хәл булганда безгә  мөрәжәгать итүчеләрнең   күңелендә рәхмәт хисләре дә  яши. Әйтик, хәзерге  вакытта   62 үтәтү документы буенча алиментчылар баласы өчен тиешле сумманы  түләп бара.  Эш  урыннарына барысы 14,166 миллион сум   күләмендәге акчаны эзләп алу  документы җибәрелгән.  Шул ук  вакытта 45  алиментчының үзләрен эзлибез, алар балаларына 9345 мең  сум бурычлы.  Быел  Административ  хокук бозулар турында Россия Федерациясе  кодексы нигезендә 14 алиментчыга беркетмә  төзелде. Алар суд тарафыннан  мәҗбүри эшкә тартылды”,–ди суд приставлары  хезмәтенең район бүлеге начальнигы  Лилия Гайнетдинова.

   Әмма бу җәза  алимент түләүдән коткармый. Бүгенге көндә Саба һәм Теләче районнарында  үз балаларына 23 миллион сумнан артык бурычы җыелган алимент түләргә теләмәүче 178  кеше яши. Аларның хокуклары чикләнә. Әйтик,  чит илгә чыгарга юллама ала алмыйлар,  транспорт чарасын йөртергә дә рөхсәт ителми. ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль  йөртүчене тоткарлаганда, алимент түләүче икәнлеге ачыклана һәм суд приставларына хәбәр ителә. Алар транспорт чарасына  арест  сала. Арест  банк счетларына да кулланыла. Күчемсез һәм күчмә милекне теркәүне тыю, арест  салу кебек чаралар да үтемле. Әгәр дә ваемсыз ата яисә ана ике айдан артык алимент түләми икән, аңа карата җинаять эше кузгатылачак. Шул рәвешле саран ата-ананы бер елга мәҗбүри  төзәтү эшләренә җәлеп итәргә, яки өч айга кулга алырга, яисә бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкин. Шул  ук вакытта без әхлак, язылмаган кануннар буенча  да яшибез һәм кеше белән шулар идарә итәргә тиеш тә. Бала хакы тотуы да бар бит әле. Әнә шуларны  уйласаң, алиментны йөгерә-йөгерә барып түләрлек.

Фото: https://pixabay.com | MabelAmber

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев