Клип чире
Бик тә яраткан таныш җырчым белән бер татар газетасы бастырган әңгәмәне интернеттан укып утырам.
Сүз башыннан ук әңгәмәне язган журналист кызның әлеге җырчы күп еллар хезмәт иткән фольклор ансамблен “Халык иҗаты җырлары төркеме” дип атавына сәерсенгән идем. Бездә бит чит телләрдән кергән байтак сүзләр кулланышта йөри, шуңа “ансамбль”гә дә, “фольклор”га да күнеккәнбез. Ә “төркем”нең русча тәрҗемәсе “группа” була бугай, ярар инде, бәлки мин аңлап бетермимдер дип, укуымны дәвам иттем. Укый барам, шакката барам. Баксаң, минем дус җырчым бала чакта “моңсар мәктәбе” тәмамлаган икән. Ә мин аны музыкага укыган дип йөрим тагын! Хәзер, әнә, “төшмәҗырлар” (клип) яздыра икән! Түзмәдем, дустыма чылтыратып: “Мин аңламаган телдә кайчан сөйләшә башладың соң син?” – дип сорадым. Әлбәттә, егетем мондый “яңа” сүзләрне белми һәм ул да һәрберебез кебек “клип”, “музыка” дип сөйләшә: “Мин бит тел белгече түгел, шуңа да газета журналисты белми язмагандыр дип укыдым әңгәмәне”, – дип җавап бирде. Мин үзем дә белгеч түгел, әмма читтән кергән күренешләрне аңлаткан чит сүзләрнең татар теленә кулланышка керүен һич кенә дә начар нәрсә дия алмыйм. Шул ук “клип” сүзе үк берәүләрнең арт саныннан уйлап чыгарган “төшмә-җыр”ыннан аңлаешлырак та, уңайлырак та.
Клип дигәннән, аның мәгънәсе каяндыр “төшкән җыр” белән генә чикләнми бит. Әйтик, менә хәзер шул сүзгә бәйле төшенчәләр дә барлыкка килгән. Шуларның берсе – клипча фикерләү. Монысы нинәрсә икән?
Яшерен-батырын түгел, замана яшьләре китап укымыйлар. Без, китап укып үскән буын вәкилләре дә, укудан читләшә башладык. Кулга китап алып, кызыксынып укый башлаган очракта да, бик тиз арыта, игътибарны туплап булмый, йокыга тарта башлый. Галимнәр белдергәнчә, бу күренеш китап белән генә бәйләнешле түгел, гомумән, замана кешесенең озак вакытка фикер туплый алуы, сабырлыгы кимегән икән. Кем сындырган соң сабыр канатларыбызны? Нәкъ менә шул, “клипча фикерләү”гә күчүебез ди, имеш. Әйләнә-тирәне кыска гына, әмма якты образлар – клиплар аша күрү хаҗәте барлыкка килгән икән кешеләрдә: интернеттагы кыска-кыска бәяннар, геройлары берүк булса да көн саен яңа сюжетка корылган, бер-берсенә һич бәйләнмәгән сериаллар, җыр-музыка клиплары, Ютуб каналындагы кыска видеолар... Барысы да кыска, тиз, кызыклы булсын! Юкса, без тиз генә башка кыска шөгыль, тиз һәм күбрәк мәгълүмат алу җаен табабыз! Әле менә үзем дә бер күз белән телевизор карыйм, кул бармаклары үзеннән-үзе шул телевизордан аз гына кечерәк телефонымның экранын сыпырып яңалыклар актара... Телевизор дигәннән, үзәк телеканаллардагы яңалыкларны күрегез. Анда да бит шартлау, сугыш-канкоеш кебек яңалыкларны тиз генә йә берәр артист турындагы хәбәр, яки реклама алыштыра. Бер хәбәрне сеңдереп тә өлгерә алмыйсың, мә сиңа икенчесе! Шәп бит инде дисезме? Түгел шул, ди белгечләр. Клипча фикерләү белән беррәттән, без гипнозланган кебек, артык нык ышанучанга, чын белән ялганны аера алмаска әйләнгәнбез икән. Аң-фикерләвен вак-вак кисәкләргә бүлгәләп, адәми затның игътибарын зуррак, мөһимрәк вакыйгалардан читкә юнәлтүгә корылган гамәлдер бу, күрәсең. Шулай итеп нәтиҗә ясаудан, анализлый алудан мәхрүм калабыз икән.
Белгечләр моннан котылу юлын да күрсәтәләр. Әйтик, кабат китап укый башларга, ике атнага бер булса да телефонсыз, интернетсыз, телевизорсыз ял көннәре оештырырга, табигатькә чыгарга, кошларны, су агышын күзәтеп уйланып утырырга, хәзерге сериалларны түгел, озын, иске, әмма бик тә мәгънәле кинофильмнарны да карарга тәкъдим итәләр. Әйтик, “Кеше язмышы” кинофильмын карагыз да, бүгенге сугыш турындагы сериаллар белән чагыштырыгыз. Нинди аерма булганын күрерсез, ди алар. Көндәлек алып бару да бик файдалы икән. Башта кыскарак язсагыз, соңга таба көндәлек уй-фикерләрегезне тәфсилләбрәк яза башларсыз. Әгәр менә шушы киңәшләрне үтәсәгез, мозаика сыман кискәләгән уй ташкыны тоташка, системалыга әйләнәчәк.
Миңа калса, баштагы хаостан, чүп-чардан котылыйм дисәң, догалар өйрәнеп, шуларны укудан да яхшырак чара юк. Баш кына түгел, күңел-җан сафлана гыйбадәт кылсаң!
Газетабызның “Атнакич кунагы” рубрикасында юмор остасы Гамил Әсхәдулла белән әңгәмәбез басылган иде. Шунда Гамил әфәнде үзенең теләкләрен җиткереп: “Озын итеп язмагыз әле мәкаләләрегезне, өчәр көнгә бүлеп укыйбыз бит!” – дигәние. Әгәр драма һәм комедия театры җитәкчесе әйтсә бу сүзләрне, аптырар идең: “Ничек куясыз соң сез ул сәгать-сәгать ярымлык спектакльләрне?” – дияр идең. Гамил әфәнденең “Мунча ташы” исә юмор миниатюралары театры. Халык бик яратып кабул итә кыска-кыска юмор әсәрләрен. Димәк, әлеге дә баягы, клипча фикерләү галәмәте бу. Юмор остасының “кыскарак тотыгыз”ы белән килешми мөмкин түгел. Каләмдәшләргә дә шуны киңәш итәр идем. Тик, кыскалыкта-осталык дип кенә, клип афәтенә бөтенләй бирелмәс өчен, газетаның йөзен, эчтәлеген бөтенләй үзгәртергә дә ярамый. Ни әйтсәң дә, азмы-күпме шул чиргә бирешмәгән үз укучыбыз бар бит әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев