Күлмәк салуның ние бар?
Россиядә чираттагы тапкыр халыкны тулысынча юлдан яздыру акциясе булды: коену киеменнән фотога төшеп, киң җәмәгатьчелеккә танылган Омск өлкәсе укытучысы Виктория Попованы яклап, “Укытучылар да – кеше бит” дигән флешмоб үткәрелде. Йөздән артык хатын-кыз укытучы, киемнәрен салып ташлап, коену костюмыннан төшкән фотоларын интернетка элделәр.
Укытучының чишенүгә булган хокукы шулай якланды. Омск өлкәсенең Мәгариф министрлыгы, киң җәмәгатьчелек мөнәсәбәтеннән куркып, укытучыны яклап өлгергән иде инде. Аны хөрмәтләп, министрлыкка чакырып сөйләштеләр, эш урынына яңадан кайтардылар. Укытучының шәрәлеге рөхсәт ителмәслек дәрәҗәдә дип санаган һәм мәктәп директорына мөрәҗәгать иткән әти-әниләр җиңелде. Шәрәлек каһарманын эштән китәргә мәҗбүр иткән мәктәп директоры да отылды, әле ярый үзен эштән кумадылар.
Хәтерегездә булса, Россия өлкәләрендә яулык белән мәктәпкә килгән укытучыларны һәм укучыларны эзәрлекләү кампаниясе тынганга күп вакыт узмады әле. Укытучылар һәм укучыларның исереклеге, тотнаксызлыгы, азгынлыгы хәзерге җәмгыятьне алай ук борчымый инде. Боларга каршы чыгучы әти-әниләр дә, җәмәгатьчелек вәкилләре дә, директорлар да бик тиз азчылыкта кала. Ә менә сафлык билгесе булган кием, үзеңне тыйнак тоту гаепләнә. Мондыйларга мәктәп ишекләре бөтенләйгә ябылу куркынычы яный. Бик яхшы укып, олимпиадаларда җиңүгә ирешкән яулыклы кызлар бүләкләү тантаналарына чакырылмый, кимсетелә, алдагы уку елында мәктәпкә кертмәү белән куркытыла.
Кайчан гына әле укытучы изге зат булып саналса, педагогларның укучылар алдында үз-үзләрен тотышының язылган һәм язылмаган тыйнаклык кагыйдәләре яшәп килгән булса, бүген алар юынтык су урынына чыгарып ташлана. Кайчандыр булган дресс-кодларның мәктәптән этеп чыгарыла башлаганына байтактан инде. Җитди кием булса, ул инде – гадәттә, ир укытучыда гына, хатын-кыз мөгаллимәләр үз киемнәренә җилбәзәклек элементларын бик теләп кертә: изүләр ачыла, итәкләр кыскара, челтәр киемнәр бик яратып киелә. Өлкән сыйныфта укучы ир балаларның үз укытучылары турында ямьсез итеп сөйләшүләре гадәти күренешкә әйләнеп бара. Шәрәлек башта эстрадага һәм кинога үтеп керә, аннан соң җәмәгать урыннарында җилбәзәклеккә игътибар итми башлыйлар. Симез тәнле котсыз хатын-кыз укытучыларның шәрә флешмобы процессны төгәлли: соңгы ныгытма алына.
Җәмгыятьнең бу халәте стратегик план буенча алып барыла. Милләтләрне юк итүнең ул планына девиз итеп: “Халыкны юк итәсең килсә, хатын-кызларын аздыр”, – дигән сүзләр язылып куелуы турында инде уйлау сәләтен югалткан кешеләр белергә дә теләми. Хатын-кыз азгынлыгы исә җәмгыятьтә, чынлап та, котылгысыз рәвештә зур резонанс бирә: гаилә коручылар саны кими, ирләр нәфис затларны болай гына, вакытлыча гына кулланып торырга өйрәнә, чөнки нәфислек дигән төшенчә күптән югалган-онытылган инде. Бала табарга теләмәгән хатын-кызларның чайлдфрилар хәрәкәте киң җәелә, бала табарга теләп тә, моңа ирешә алмаган гаиләләр саны кискен арта, чөнки азгынлык эзсез генә үтми ул. Абортлар турында начар сүз әйтү куркыныч була башлый, чөнки син хатын-кыз иреген кысучы буларак таныласың. Хатын-кыз иреге горурлыгын югалткан мескен ирләрне тудыра. Чын ирләр тәрбияли алмаган җәмгыятьнең инде киләчәге юк.
Коену киеменнән фотосессия ясаган укытучы тарихы җәмгыятьнең инде кире кайту ноктасын узуы турында сөйли. Мондый җәмгыятьләр, гадәттә, сугышсыз яулана.
Фото: tatar-inform | Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев