Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көн саен 400 килограмм гөмбә җыябыз

Илдар Кавиев - республикада гөмбә үстереп сатучы бердәнбер зур фермердыр, мөгаен. Продукциясенең бик аз өлеше генә үзләрендә таралганга күрәме, апаслылар аны белми дә диярлек. Илдар тумышы белән шушы районның Кормаш авылыннан. Хәзер Казанда яшәсә дә, эше монда булгач, көн саен кайтып йөри икән. Югары белемле юрист булса да, әнә нинди...

Илдар Кавиев - республикада гөмбә үстереп сатучы бердәнбер зур фермердыр, мөгаен. Продукциясенең бик аз өлеше генә үзләрендә таралганга күрәме, апаслылар аны белми дә диярлек. Илдар тумышы белән шушы районның Кормаш авылыннан. Хәзер Казанда яшәсә дә, эше монда булгач, көн саен кайтып йөри икән. Югары белемле юрист булса да, әнә нинди эшкә кереп киткән. Хәер, ул бит үстерүче генә түгел, зур цех белән идарә итүче дә. Шуңа күрә алган белеме аңа монда бик кирәк.

"Гөмбәне сусыз үстерәм, димә"

- Гөмбә үстерә башлаганыбызга 1,5 ел гына әле, - дип башлады сүзен Илдар. - Ә аңынчы теплицада кыяр үстердек. Көн­нәрдән бер көнне килгән ке­шеләр белән: "Теплицада гөмбә дә үстерергә була бит", - дип сөйләшеп киттек. Җит­ди сөйләшү дә тү­гел иде ул, болай гына, сүз ара сүз чыкканнан гына булды. Ә шулай да, үзем дә сизмәстән, кызыксынып кит­тем. Алай гына да түгел, эшне озакка сузмыйча, Саратовка барып, укып кайттым. Гөм­бә үстерүнең бөтен нечкәлекләрен аңлатырлык, эш барышын күрсәтә алырлык тәҗ­рибәле кешеләр бар анда. Менә шуннан канатланып кайттым. Эш өчен кирәкле техниканы да моннан гына заказ биреп кайтарттык.

Безнең кибетләрдә ике төрле гөмбә популярлык казанган. Бу - вешенка һәм шампиньон. Илдар беренчесен үстерә.

- Ве­шен­­ка шампиньонга караганда күпкә файдалырак. Ул итнең 80 %ын алмаштыра алырлык. Файдалы сыйфатлары буенча вешенка ак гөмбәдән кала икенче урында тора. Алга киткән илләрдә берәү дә шампиньон кулланмый, ул хәтта кибетләрдә дә юк, - дип сөйли Илдар.

Кавиевлар гөмбәне авылның элеккеге ферма биналарының берсендә үстерә. Заманында монда сыерлар торган. Башлап җибәргәндә арендага гына алынган җирләрне хә­зер рәсмиләштереп йөргән чаклары икән. Ә бу
2 мең кв.метрдан артык би­ләмә.



Гөмбә - безнең өчен ят нәрсә. Аның ничек үскәнен күбебез белми дә. Шуңа күрә цехка килеп кер­гәч тә буйдан-буйга тезелеп кит­кән салам, бодай тутырылган ак, кара төстәге пакетларны күреп, шаккаттым. Пакет берничә урыннан тишелгән. Гөмбә шуннан чыгып үсә икән. 18х75 метр зурлыктагы бина өч цехка бү­лен­гән. Беренче якта салам ваклыйлар, аны кайнаталар. Бу үзе бик зур һәм җа­ваплы процесс. Салам кайнату җай­ланмасын (урысча әйт­кән­дә, "суб­стратная машина" - А.С.) Кавиевлар Саратовтан кайтарткан. Төр­ле сыйдырышлысы бар, ди. Кавиевлардагысы 1 тонна саламны үз эченә ала. Дәү­ләт бик кыстагач, отышлы булачак, дип мактагач, әллә никадәр документ җыеп, лизинг-грант программасы буенча алганнар. Бәясе 5 миллион сумга якын.

- Аның ише программа белән алдан эшләп караган булмагач, никадәр отышсыз икәнен белмәдек шул, - дип сөйли Илдар. - Югыйсә бәйләнмәгән дә булыр идек. Күпме документ җыйдык, хәзер дә ай саен диярлек отчет биреп торырга кирәк. Нәрсә дә булса сатып аласы бар икән, банклар тәкъ­дим иткән гади кредиттан да отышлысы юк. Процент бе­лән булса да, лизингка караганда очсызрак һәм күпкә җиңелрәк булыр иде.

Әлеге җайланма ваклап турап куелган саламны кайнатыр өчен кирәк. 2,5 сәгать 100 оСта кайнаганнан соң, 60 оСка кадәр суытып, су кушасы, аннан 28 оСка хәтле суынгач, 1 тонна саламга 20 кг исә­беннән орлык кушасы. Боларның барысына 4 сә­гать вакыт китә. Орлык саламга ябышып үсә.

Икенче цехта орлык җи­тешә. Тәүлек әйләнәсе тө­гәл 20 оС җылылыкта 20 көн торалар икән. Гөмбә үсәргә әзер пакетлар шуннан өченче якка күчә. Монда 14 оС җылы, 90 % дымлылык тора.

Гөмбәне сусыз үстерәм, димә. Сибәргә кирәк булмаса да, цехта пар чыгарып торырга, салам кайнатырга кирәк.

- Тәүлегенә 100 тонна су китә, - ди Илдар. - Үзебезнең янда гына кое казыттык. Су 6 м дан чыкса да, 21 м тирәнлектән суыртабыз. Салкынрак, чистарак булсын, дибез.

Бер алганда пакетыннан 3 кг вешенка чыга икән. Икенче алганда бераз гына кимрәк.

- Капчыкларны ярты елга кадәр сузып булса да, без алай озак эшләмибез, - дип сөйли Илдар. - Гөмбә биреп утырса да, ул вак һәм бик аз булачак. Ә безгә авырлык кирәк бит. Айга бер әкрен­ләп-әкренләп бөтен капчык яңарып тора.

Саламны көненә ике тапкыр 1 әр тонна кайнаткач, билгеле, ул бик күп кирәк. Аны сатып алабыз. Шулай ук айга 2 тонна бодай, 100 мең сумлык орлык алып торырга кирәк. Кулланылышта булган салам, бодай тулы пакетны әлегә ташлап барсак, киләчәктә икенчел кулланылышка җайларга уйлыйбыз. Авылдашлар арасында, эре терлеккә аша­тырга бик әйбәт дип, алып китүчеләр дә бар.




"Вешенка Казанның иң зур кибетләренә тарала"

- Республика өчен бө­тенләй яңа, ят кәсеп бит. Үстерүе бик авыр булганга, башлап җибәргәндә бик курыктык, - дип сөйләвен дәвам итә Илдар. - Булдыра алсаң, үстерерсең дә, ә менә уңышны кая куярга? Шуны уйлап, беренче уңышны җыйганчы ук, Казанның зур-зур кибетләре белән сөйлә­шергә булдым. Безнең продукцияне кертмәсләр инде, дип куркып кына барган идем, Аллага шөкер, барысы да бик җиңел генә килеп чыкты. Үзара килешүләр төзедек тә, эшләп киттек. Көн саен 300-400 кг вешенка җыябыз. Башлап җи­бәр­гән мәлне кешеләр: "Әз­дән генә башлагыз инде. Әллә булып чыга, әллә юк әле", - дигәннәр иде. Әмма без аларны тыңладык, үзебезчә эшләдек. Алдан ук күпләп җитештерә башладык. Җы­елган, 300 әр граммлап пакетка тутырылган вешенкаларыбыз шәһәрнең иң эре кибетләренә - "Бә­хетле" һәм "Эдельвейс"ка китә. Шушы көннәрдә Яшел Үзән­дә "Магнит" кибете ачылачак. Алар белән дә килешү төзелгән. Кибетләрдә бер кап гөмбә - 30, төрле акция вакытларында 25 сум тора. Бер килосы 100 сум чыга.

Эшли башлаганда бу ка­дәр гөмбәне кая куярбыз, дип баш ватсак, хәзер, киресенчә, алып барырга хәтта җитешмибез. Гел ит тә ашап торып булмый. Ә гөмбә аны алыштыра ала. Шәһәр халкы гөмбә­не яратып ала бит. Әмма авыл җирлегендә яшәүче­ләргә һаман ят ризык әле ул. Районда урнашкан "Пестречинка" кибетенә бераз тапшырып торам. Алуын ала­лар, әмма шәһәрдәге кебек түгел.




"Җитештерүне арттырасы килә"

Кавиевларның гөмбә үс­терү фермасында дистә­дән артык кеше эшли икән.

- Гөмбә бит ул сыер кебек, - дип көлә Илдар. - Аны көн саен карап, савып торырга кирәк булган кебек, бу да шулай. Тәүлек әйлә­нәсе үстерергә, җитешкәннәрен, артык зурга җибәрмичә, өзеп тә алырга кирәк. Шуңа күрә эшче кулларсыз булмый.

Беребезнең дә моңарчы гөмбә үстереп караганы юк. Шуңа күрә барысына да бер­­гәләп өйрәнәбез. Һәр нәрсәнең үз авырлыгы булган кебек, монда да шул. Гөмбәнең авырулары күп­төрле. Бинага чебен кермәсен, гөмбәне дисбактериоз басып алмасын дисәң, бө­тен санитария кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Ишетеп кенә беләм, авыру бинага үтеп керсә, бик тиз та­рала, гөмбәнең сыйфатына, уңдырышлылыгына йогынты ясый.

Эшләр өчен әлегә шушы бер бина җитеп тора. Әмма инде хәзер азмы-күпме тәҗ­рибәбез, үз сатып алучыларыбыз бар. Шулай булгач, туктап каласы, бер генә урында таптанып торасы кил­ми. Көзгә эш күләмен арттырачакбыз, Алла боерса. Әлегә бер кат кына гөм­бә үстерсәк, киләчәктә өс­ләп-өсләп тагын өч-дүрт кат җибәрербез, дибез. Гөм­бә­нең файдасы да шул аның, бер бинада биш кат үстереп уңыш алып була. Билгеле, һава һәм дым да биш катка җитәрлек булганда. Әлегә тәүлек буе бертуктамый вентилятор, пар генераторлары эшләп тора. Киләчәктә аларның көчлерәкләре ки­рәк булачак. Әл­бәттә, боларның бөтенесенә дә акча кирәк. Башта үзеңнекен чыгармыйча, керем алам димә. Чит регионнар белән чагыштырганда, без, бәлки, әллә ни күп тә җитештермибездер. Әм­ма, ничек кенә булмасын, шушылай барганда да гөм­бә үстереп тормыш алып барып була икән. Ай саен электр энергиясенә киткән 80 мең сум тирәсе акча, эшче­ләргә хезмәт ха­кы, салым, салам һ.б. бик күп чыгымнардан соң да гаиләне тәэмин итәрлек керем кала.

Гаилә дигәннән, Гөлназ белән Илдар Кавиевларның шушы көннәрдә шатлыклы вакыйгалары булган. Кызлары Камиләгә сеңелкәш, үзләренә икенче кыз бүләк иткән аларга Ходай.

- Мин шундый шат! Хастаханәдән алып чыктым ин­де үзләрен. Кызыбызга Ясминә дип исем куштырдык, - дип сөенече белән уртаклашты Илдар.

Гөлназ белән Илдарның шатлыкларын без дә чын күңелдән уртаклашабыз! Кызларының бәхетле һәм тәүфыйклы булып үсүен телибез.

Алсу САБИРОВА

Ирек майданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев