Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КНИТУ-КХТИның элеккеге хезмәткәрен 250 мең ришвәт өчен хөкем иттеләр

Суд бу кешене 4,5 елга гомуми режимдагы колониягә хөкем итте. Шулай ук ул 400 мең сум штраф түләргә тиеш.

КХТИның элеккеге хезмәткәрен 250 мең ришвәт өчен хөкем иттеләр. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, 17 гыйнварда КНИТУ-КХТИның 39 яшьлек хезмәткәре диплом алып бирешергә ярдәм сораучы танышын очраткан.

Ир-ат бу эшкә ризалашкан һәм хезмәтләре өчен 300 мең сум сораган.

Ике атнадаң соң ул үз бүлмәсендә 250 мең сумны алган. Калган сумманы диплом алгач, өстәп түләргә килешкәннәр.

Аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу кеше үз гаебен таныган.

Суд бу кешене 4,5 елга гомуми режимдагы колониягә хөкем итте. Шулай ук ул 400 мең сум штраф түләргә тиеш.

Фото: скриншот с сайта КХТИ

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев