Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кол Шәриф мәчете иң еш фотога төшерелә торган урыннар исемлегенә кергән

Рейтингның беренче урынын Париждагы Эйфель манарасы, икенче һәм өченче урыннарын Римдагы Колизей һәм Треви Фонтаны алган.

Казанның Кол Шәриф мәчете дөньяда иң еш фотога төшерелә торган истәлекле урыннар исемлегенә кергән. Бу хакта “Облако Mail.ru” сервисы исемлегенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

“Россиядә иң күбе Мәскәүдәге Кызыл мәйданны һәм Василий Блаженный Соборын, Санкт-Петербургтагы сарай мәйданын һәм Петергоф бакчаларын, шулай ук Казандагы Кол Шәриф мәчетен фотога төшерәләр”, - диелә хәбәрдә.

Гомуми рейтингның беренче урынын Париждагы Эйфель манарасы, икенче һәм өченче урыннарын Римдагы Колизей һәм Треви фонтаны алган.

Дүртенче урынны Барселонадагы Святое Семейство Храмы, бишенче урынны Париж Изге Ана Соборы алган.

  • Россиянең җиде процент халкы чит ил туристларына ил белән танышуны Казаннан башларга киңәш итә. Чөнки бу үзенчәлекле, төрле халыкларның мәдәниятен берләштерә торган шәһәр.
 

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев