Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коллекторларга торак-коммуналь хуҗалык бурычларын җыярга рөхсәт ителергә мөмкин

Профессиональ коллекторлар тарафыннан бурычларны түләтү өлкәне җайга салырга һәм гражданнарны якларга ярдәм итәчәк, дип саный Гомумроссия Халык фронтының «Заемщиклар хокуклары өчен» проекты җитәкчесе.

 Россиядә коллекторлык агентлыкларын торак-коммуналь хуҗалык буенча гражданнарның бурычлары белән эшләүгә кертү мөмкинлеге турында фикер алышалар. Профессиональ коллекторларның торак-коммуналь хуҗалык буенча бурычларны түләтүдә катнашуы өлкәне җайга салырга һәм гражданнарга үз хокукларын якларга мөмкинлек бирәчәк, дип саный Гомумроссия Халык фронтының «Заемщиклар хокуклары өчен» проекты җитәкчесе Евгения Лазарева.

«Коллекторларны торак-коммуналь хуҗалык буенча бурычларны түләтүгә җәлеп итү бу өлкәне җайга салу һәм кешеләргә үз хокукларын яклау мөмкинлеге бирәчәк. Ә менә коммуналь түләүләр буенча бурычларны россиялеләрнең реаль булган керемнәре дәрәҗәсен күтәрү, тарифларны катгый җайга салу һәм халыкның финанс белеме дәрәҗәсен күтәрү ярдәмендә хәл итәргә кирәк», — диде Евгения Лазарева.

Элегрәк коллекторларга торак-коммуналь хуҗалык буенча бурычларны түләтергә рөхсәт итәргә ниятләүләре билгеле булды. Мондый тәртип физик затларның вакыты чыккан бурычларын кайтару эшчәнлеге турындагы закон проектында язылган. Документта шулай ук суд приставларының федераль хезмәте ике дәүләт реестры ачуы каралган. Алар — профессиональ коллекторлар һәм башка бурычларны да түләттерүчеләр.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев