Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Колумбия-Польша матчы вакытында 25 градуска якын эссе булачак

Гидрометүзәк, югары температураның кеше организмы өчен куркыныч булырга мөмкин икәне турында кисәтә.

Бүген кич Колумбия-Польша матчы вакытында 25 градус эссе булыр дип көтелә. Бу хакта gismeteo.ru хәбәр итә.

Көн дәвамында югары температура: 28 градустан 30 градуска кадәр эсселек сакланачак. Акрын тизлектә җил исәчәк.

Гидрометүзәк югары температура кеше организмы өчен куркыныч булырга мөмкин икәне турында кисәтә һәм эссе һавада озаклап урамда йөрүне чикләргә куша.

Эссегә ияләшмәгән кешеләргә кояш сугу куркынычы бар. Шулай ук югары температура вакытында галлюцинацияләр дә башланырга мөмин.

Эсседә хәлсезлек булмасын өчен, ачык төстәге, табигый тукымадан тегелгән иркен киемнәрдән йөрергә һәм башка кияргә кирәк. Шулай ук физикхезмәтне дә киметү мөһим.

Организмны сусызландырмас өчен, көненә 1,5 литр су эчәргә кирәк.

Эссе суккан очракта җанатарларга медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә, ә соңыннан тәнне су сибеп яки дымлы салфеткалар ярдәмендә суытып торырга кирәк.

Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев