Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Компьютер уеннары белән мавыгуны дәвалап буламы

Уеннан уймак чыга, диләр. Башкортстанның Учалы районында булган фаҗига турында ишетмәгән кеше калмагандыр. 17 яшьлек үсмер 22 көн буе тоташ компьютер уйнап вафат булган. Тикшерүчеләр әйтүенчә, ул 2014 ел башыннан 2 мең сәгать вакытын компьютер өстәле янында үткәргән. Белгечләр чаң суга: мондый "уенчы"ларны ничек тә булса дәвалау чарасын табарга кирәк....

Уеннан уймак чыга, диләр. Башкортстанның Учалы районында булган фаҗига турында ишетмәгән кеше калмагандыр. 17 яшьлек үсмер 22 көн буе тоташ компьютер уйнап вафат булган. Тикшерүчеләр әйтүенчә, ул 2014 ел башыннан 2 мең сәгать вакытын компьютер өстәле янында үткәргән. Белгечләр чаң суга: мондый "уенчы"ларны ничек тә булса дәвалау чарасын табарга кирәк.


Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында да әнә шул хакта уйлаганнар. Алар әзерләгән проект кабул ител­сә, наркология юнәле­шендә эш­ләү­че оешмаларга комарлы уен белән мавыгучыларны да дәва­ларга рөх­сәт ителәчәк. Тормышка ашырырлык фикерме бу, чынга ашармы? Рес­публика Наркология дис­пан­се­ры­ның баш табиб урынбасары Степан Криницкий белдер­гәнчә, мо­ңарчы наркологлар бу эш белән шөгыль­ләнмәгән. Проект турында фикер алышу 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Белгечләрнең мантыйгы аңлашыла. Игромания (лудомания) дә башка төрле наркологик авырулар кебек үк бәйлелек, гадәт­ләр үзгәрү белән бәйле төркемгә керә.
Кызганыч, мондый бәйлелек балалар һәм үсмерләр арасында да очрый бүген. Барысы да компьютер уйнаудан башлана. Алар­ның виртуаль уеннарына бәйле­леген бер сүз белән генә аңлатып бирү шактый авыр. Кемгәдер ул уен бер дә кызык тоелмаска мөм­кин. Икенче берәүләр үзләренең пәрәвез ятьмәсенә эләккәнен сизми дә кала. Вакыт та онытыла, ашау да, әти-әниләрнең туктаусыз ачуланганы да ишетелми. Үзебез дә андый очракларны адым саен очратып-күреп торабыз. Игътибар гына җитеп бетми.


Беренче очрак


Татарстанның бер авылына кунакка кайткач, тиз генә электрон поч­тамны ачып карамакчы булып компьютер янына утырган идем, шунда туганымның 3-4 яшьлек кечкенә улы яныма килде дә миннән "бесплатные гонки" дигән сүзне язуымны үтенде. Аптыравымнан аздан гына егылып кит­мәдем. Үзе яза да, укый да белми, ә кайсыдыр хәрефләргә басып парольне язып компьютерны кабыза ала, ачуланып куып җибәрмәсәң, бертук­тау­сыз уйный да. Машиналы уеннар белән генә туктамыйча, башкаларына да керә башлаган. Бу хәлләрне күреп, өйдәгеләргә борчылуымны әйтергә өлгердем. Алар инде компьютер янында уйнау өчен билгеле чик куйганнарын да, вакыт бил­геләгәннәрен дә әйтә. Хәзер малай футбол, волейбол түгәрәгенә йөри.


Икенче очрак


9 нчы сыйныфта укыганда без­нең өйдә телевизор ватылды. Шуны никтер берничә ел ремонтка да бирмәделәр, яңасын да алмадылар. Әнинең шул чакта алга карап фикер йөрткәненә гаҗәпләнеп йөрим бүген. "Абыең - 11дә, син 9да укый­сың, имтихан бирәсегез бар. Телевизор качмый ул", - дигән иде. Замана баласына телефон, планшет, нетбук, ноутбук кебек яңадан-яңа төрле электрон уенчыкларны алып кына торалар. Мәктәп укучысы расписаниедәге бер генә юлны да кулына каләм алып язмый хәзер, ул аның күчермәсен телефонына тө­шерә. Уку процессындагы күп кенә чараларда югары технология кулланыла. Хәтта имтиханны да телефон ярдәмендә бирәләр. Белгеч­ләр фикеренчә, болай кылану бала­ның уйлау сәләтенә йогынты ясый, фикерли белү дәрәҗәсе түбәнәя. Чөнки бала китап укымый башлый.


Өченче очрак


Компьютер уеннарын өйдә генә түгел, ә махсус урыннарга барып уйнаучылар да шактый. Артыкка китсә, мондыйларның кү­зенә ак-кара күренми башлый. Чынбарлык белән Интернет чиксезлеге бутала башлый. Күпләр бөтен тапкан малын уен автоматларында калдырып чыгарга да күп сорамый. Боларны инде тәрбия белән генә җиңү авыр. Дус кызым бер егет белән танышкан иде. Егет шактый суммада әҗәткә акча сорап алган да юкка чыккан. "Уен уйнаганын сөйләгән иде, тик бу дәрәҗәгә үк төшкән дип уйламаган идем", - ди танышым, аптырап.


Дүртенче очрак


Ә Башкортстанда булган вакыйга турында бөтен ил белә хәзер. Күрше республиканың Учалы районында 17 яшьлек үсмер 22 көн буе туктамыйча компьютер уйнап вафат булган. Компьютер яныннан торгач аңын югалткан егет хастаханәгә алып барганда юлда үлә. Тикшерүчеләр санап чыгарганча, 2014 ел башыннан башлап ул уен уйнап 2 мең сәгать вакытын компьютер өстәле янында үткәргән. Баксаң, Рөстәм исемле бу егет 8 август көнне аягын имгәткән һәм шуннан бирле компьютер яныннан тормаган да диярлек. "Уенга бәйлелек - бүгенге балалар өчен иң куркынычы. Бу хәлләрдән балаларны иң беренче ата-ана саклап калырга тиеш. Телефон да, планшет та, Интернет та баланы тәрбияләми. Газизегезне бу тоткынлыктан сез генә саклап кала аласыз", - дип мөрәҗәгать итә Рос­сиянең бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов.


Табиблар әйтүенчә, кешенең ор­ганизмында озак вакыт кымшанмыйча утыру аркасында тромб бар­лыкка килә. Моңарчы ерак юлларга очучы пассажирларга мондый куркыныч яный дип саналса, хә­зер озак вакыт компьютерда эш­ләп утыручылар бу авырудан интегә.

("Ватаным Татарстан", /№ 129, 04.09.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X