Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комсомол туган көн белән!

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да СССР тарихына иң уникаль һәм масштаблы оешма булып кереп калган коммунистик яшьләр берлеге – комсомол оешуның 100 еллыгы белән котлыйбыз.

Районыбызның 40 яшьтән узган гражданнары барысы да шушы гражданлык һәм патриотизм мәктәбен узган кешеләр. Җитмеш еллык бай тарихлы комсомолда аяусыз Бөек Ватан сугышында илгә Җиңү алып килүчеләр, аннан соңгы чорда җимерелгән шәһәрләрне торгызучылар, илне күтәрүчеләр, галәмне яулаучылар тәрбияләнде. Яшьләр берлегенең үсеп килүче буынны Ватанына лаеклы шәхесләр итеп әзерләүдәге роле бәяләп бетергесез. Саба комсомол оешмасы елъязмасына да горурланырлык тарихи сәхифәләр теркәлгән. Узган гасырның 50нче-80нче елларында районыбыз яшьләре йөрәк кушуы буенча чирәм җирләрне күтәрүдә, Себер җирләрен үзләштерүдә, «КамАЗ» автогиганты, Чаллы шәһәре, Байкал-Амур тимер юлы магистрале, Уренгой-Помары-Ужгород газүткәргече һәм башка бик күп мөһим объектларны торгызуда катнаштылар һәм күпләр удар төзелешләрдә барлыкка килгән калаларны үзләренең гомерлек яшәү урыны итеп сайлады. Райондашларыбыз комсомол-яшьләр фермаларында һәм звеноларында хезмәт куйган елларын да сагынып искә ала. Өлкәннәрнең гаилә архивында комсомол билетлары, күкрәк билгеләре, грамоталар, мактау кәгазьләре әле дә кадерле ядкарь итеп саклана. Идеологик мәгънәсе югалса да, ВЛКСМ туган көн яшьлеген комсомол белән бәйләгән һәркемнең, гомумән, безнең барыбызның да хәтерен яңарткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала. Хәзерге яшьләр оешмаларында, волонтерлар отрядларында комсомолның яхшы традицияләре дәвам иттерелә, буыннар бәйләнеше саклана, эштә, тормышта үрнәк итеп алырлык идеаллар-тәҗрибә яши. Районыбызда яшьләр сәясәте өлкәсе алдынгы урында һәм комсомолның күркәм традицияләре дәвам иттереләчәк. Йөз еллык тарихлы оешма һәркемгә яшьлек рухы өстәсен, балалар һәм оныклар киләчәге өчен өлкән буын кешеләре тыныч булсын. Бәйрәм белән сезне!

Саба мунициапль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев