Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Концерт барышында Айдар Галимов өстенә бер чиләк салкын су койганнар [видео]

Бу хәл 28 август көнне Башкортстанның Бишбүләк районында узган концертта була. Өстеңә салкын су сибеп, мохтаҗ балаларга ярдәм итү флешмобы дөнья буйлап атлый. Ice Bucket Challenge дип аталган чарада бик күп кеше катнашты инде. Менә бу шаукым татар җырчыларына да килеп җитте. Шушы көннәрдә өстенә суны Айдар Галимов та тондырган....

Бу хәл 28 август көнне Башкортстанның Бишбүләк районында узган концертта була.

Өстеңә салкын су сибеп, мохтаҗ балаларга ярдәм итү флешмобы дөнья буйлап атлый. Ice Bucket Challenge дип аталган чарада бик күп кеше катнашты инде. Менә бу шаукым татар җырчыларына да килеп җитте. Шушы көннәрдә өстенә суны Айдар Галимов та тондырган. Флешмобның шарты буенча өстеңә суны койсаң, "Наши дети" фондында 10$ тапшырырга тиеш буласың, ә коймасаң - 100$. Шуннан соң марафонны башка кешегә күчерәсең. Айдар Галимов марафонны Башкортстан вице-премьеры Лилия Гомәровага һәм җырчы Салават Фәтхетдиновка тапшырган.

Чыганак: Матбугат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев