Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корбан бәйрәме көнне җәмәгать транспорты 3.30 сәгатьтә йөри башлый

Казан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе 4.30 сәгатьтә, гает намазы 5.00 сәгатьтә башлана.

21 августта, Корбан бәйрәме билгеләп үтелгән көнне, шәһәр пассажир транспорты эше ял көне графигы буенча оештырыла. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрлеләр бәйрәм чаралары уздырыла торган мәчетләргә барып җитә алсын өчен 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 75, 91 номерлы автобус маршрутлары һәм 1, 2, 12 номерлы троллейбус маршрутлары 3.30 сәгатьтә йөри башлый, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

  • Казан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе 4.30 сәгатьтә, гает намазы 5.00 сәгатьтә башлана. 21 августта Казанның муниципаль паркингыннан файдалану бушлай булачак. Бу көн бәйрәм ял көне булып санала.

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев