Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корбан бәйрәмендә Казанның җәмәгать транспорты иртәнге 3тә эшли башлаячак

Казан мәчетләрендә бәйрәм намазы иртәнге 4тә вәгазь уку белән башлана.

Казанда Корбан бәйрәмендә, 11 августта, мәчетләр аша уза торган җәмәгать транспорты иртәнге 3тә эшли башлаячак. Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Илнур Шакиров мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Казан мәчетләрендә бәйрәм намазы иртәнге 4тә вәгазь уку белән башлана. Бәйрәм намазыннан соң мөселманнар корбан чалу йоласына керешә, ул өч көн дәвамында (11-13 август) 16 урында узачак», - дип искәртте докладчы.

Илнур Шакиров шулай ук шәһәр хезмәтләренең корбанлык хайваннар белән сату итүдә санкцияләнмәгән урыннарны эзләү белән шөгыльләнәчәген әйтте. Моннан тыш, хокук саклау органнары бәйрәм үткәрелә торган урыннарда җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрәчәк.

Фото: архив/Михаил Захаров

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев