Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус йоктырган авырулар белән эшләүче табиблар пенсиягә алданрак чыга алачак

Медицина хезмәткәрләренә бәясе 1,5 миллион сумга кадәр булган автомобиль сатып алу өчен ташлама каралган.

Коронавирус инфекциясе йоктырган авырулар белән эшләүче табиблар лаеклы ялга вакытыннан алда чыга алачак. Мондый пациентлар белән эшләү вакытын санаганда бер ай өч айга исәпләнә.

«Шунлыктан табиблар өчен лаеклы ялга чыгу мөмкинлеге яңадан исәпләнәчәк», - дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Кусайкога сылтама белән.

Медицина хезмәткәрләренә шулай ук бәясе 1,5 миллион сумга кадәр тәшкил иткән автомобиль сатып алу өчен ташлама каралган. Түләүләр 375 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Төбәк дәрәҗәсендәге программа буенча табиблар, хезмәткәрнең билгеле бер һөнәри стажы булган очракта, үзләре яшәгән торакны хосусыйлаштыру хокукына ия.

2020 елның ноябрендә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус йоктырган пациентларга ярдәм күрсәтүче табибларга тиешле түләүләрне 2021 елның ахырына кадәр озайту турындагы карарны имзалаган иде. Бүгенге көндә түләүләр 934 мең медицина хезмәткәренә билгеләнгән. 

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев