Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коррупциягә каршы ничек көрәшергә?

Газета укучылар хәтерли торгандыр: әрмән инкыйлабы җиңеп, аның беренче нәтиҗәләре күренә башлау белән, без язмалар бирдек һәм җиңүгә ирешкән фетнәчеләрнең яңа адымнары турында бәйсез чыганакларга нигезләнеп хәбәр итеп торырга вәгъдә иттек.

Август уртасында хакимият коридорларына урамнан көтмәгәндә килеп кер­гән яңа әрмән лидеры Никол Паши­нянның хөкүмәт дилбегәсен кулына алуына йөз көн тула. Лидерлыкның беренче атналарында ук инде ул кайбер икътисади проблемаларны кылыч белән бер селтәнүдә хәл итеп, үз хал­кының мәхәб­бәтен яулап өл­гергән иде. Әйтик, әрмән­нәрнең үзәгенә үткән дизель ягулыгы мәсьәләсен аның белән сәүдә итүнең башында торган оли­гархның кулына сугып, җиңел генә чишеп куйды, солдат ашханә­ләрендә туклануны бер фәрман белән яхшыртып өл­герде. Мо­ңарчы чишелмәслек дип саналган икътисад төеннәрен яңа премьер шулай бер-бер артлы сугып өзеп тора. Әрмәннәр әнә бу көннәрдә шикәр комына бәя төшүне алкышлыйлар.

 

Инкыйлабка кадәр 390 драм торган татлы ризык бәясе бүген 285 драмга гына калган икән. Мондый уңышның фор­муласы да бик гади, ди: Пашинян азык-төлек импортына монополияне юк иткән. Дотация дә кирәкми, субсидия дә, бюджетны мәшәкатьләп торасы да юк, олигархларны читкә этәреп куясың да теләгән һәр­кемгә сәүдә иреге генә би­рәсең. Дөрес, халык җелеген суырып байлык тупларга яраткан олигархлар, закондагы караклар, коррупционер чиновниклар андый хөр­лек белән килеш­мә­ячәкләр, шуңа күрә кылычны уңга-сулга селтәп торырга туры килә. Илнең элекке сәясәт акулаларыннан бик күпләр төрмә шулпасын чөмерә бүген: генералларның кулына богау салынды, чиновниклар ирек белән саубуллашты, элекке президентларга да чират җитте. Нишләтәсең, ил белән ничек телим, шулай идарә итәм дигән принциптан чыгып ида­рә иткән­сең икән, суд алдында җавап бирергә туры киләчәк. Әрмәнстан озак еллар буе канлы конфликт хәлендә яшә­гәнлектән, сер түгел: элекке җитәк­челәр­нең куллары канга да батып бетте. Яңа хаки­мият­ләр хәзер кемнең ни дәрә­җәдә гаепле булуын ачыкларга тырыша.


Пашинян күләгәдәге хакимият – закондагы каракларга каршы көрәшкә дә аерым әһәмият бирә. Яңа премьер кәнәфигә утырып ун көн үтүгә үк, полицейскийлар аб­руйлы бурларның өйлә­ре­нә барып, аларны профилактик әңгә­мәгә чакырдылар. Те­геләре киңәшү өчен җыен җыеп карадылар, тәртип сак­чылары койрыкларына басты. Әйтеп кенә аңламагач, бурларның өенә тентү керде: кайсыннан наркотик­лар, кайсыннан корал, кемнәрдәндер тыелган башка берәр нәрсә табылды, абруй ияләренең йөзләре телевизордан күрсә­телде, исем­нәре аталды. “Пашинян закондагы бур­лар­ның халыкны мобили­зация­ләргә, кө­рәш сызыгына алып чыгарга көч­ләре җитәчәген яхшы белә, шуңа күрә сәяси шахмат тактасында йөрешләрне алдан ясый”, – диләр әрмән аналитиклары. Бу аңа хәл ителеп бетә алмаган икътисади проблемалар фонында популярлыгы кими төшкән чакта кирәк булачак: шахмат так­тасында бер генә ферзь һәм бер генә ко­роль калса, мат кую ихтималлыгы нуль бу­лачак бит. 


Беләзеккә богау кию чираты элекке әрмән президентларына килеп җиткәч, Мәскәү Кремленең сабырлыгы сынды. Беренче булып Россиянең Тышкы эшләр министры Сергей Лавров протест белдерде, башка җитәкчеләрнең дә тынычсызланганы сизелә. Кайчандыр бер табактан ашаган аркадаш-кулдашларның төрмәгә ябылу перспективасы бер дә яхшы күренеш түгел инде ул, ниш­ләтәсең. Мәскәүдә болай да инкыйлабларга һәм гыйсъянчыларга көчле аллергия бар, әле дә әрмән язына түзеп тордылар, гибрид көрәш ысулларын файдаланып, аңа йогынты ясарга азапланмадылар. Менә хәзер гыйсъянчы әрмән лидеры нинди начар үрнәк күрсәтә, үзен Сингапур лидеры Ли Куан Ю сыман тотып маташа, олигархларны ашатасы урынга үз халкына хезмәт итмәк булып тартыша. Сингапурча кыланасың икән, билгеле, сәя­сәт аксөякләренә төрмә ишекләрен ачмыйча гына булмый, тар камерада үткән­нәрне уйлап юану – алар өчен бер­дәнбер перспектива.


Мәскәү, әлбәттә, үз халкын һәртөрле фетнәләргә каршы әйбәт вакцина­ция­ләде, хөрлекнең һәр омтылышы өчен бездә йөз штык та очланган, телевизор да халыкны даими гипноз халәтендә тоту бурычын уңышлы үти, шуңа күрә популяр булмаган реформаларны рәхәт­ләнеп үткәреп була. Гомумән, әрмән инкыйла­бының үсеше зур сәяси интрига тудыра, кызыксыну уята. Һәм без аны күзәтеп барырга вәгъдә итәбез.

Фото: скриншот инстаграм

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X