Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коры да ярамый, артык дым да начар

Баштарак корылык дип чаң суктык, ә менә хәзер еш яуган яңгырлар уңышка зыян китермәгәе. Урып җыю эшләренең беренче нәтиҗәләре буенча, Татарстан буенча уңыш гектарына 22,4 центнер туры килә. Белгечләр фикеренчә, бу соңгы өч ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда алай ук начар түгел. Быел республикада 3, 6 миллион тонна уңыш җыеп алырга...

Баштарак корылык дип чаң суктык, ә менә хәзер еш яуган яңгырлар уңышка зыян китермәгәе. Урып җыю эшләренең беренче нәтиҗәләре буенча, Татарстан буенча уңыш гектарына 22,4 центнер туры килә.

Белгечләр фикеренчә, бу соңгы өч ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда алай ук начар түгел. Быел республикада 3, 6 миллион тонна уңыш җыеп алырга ниятлиләр. 2 июльдән Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов корылык аркасында республиканың кайбер районнарында гадәттән тыш хәл игълан иткән иде. Хәзер бу режим гамәлдә түгел. Киресенчә июль урталарыннан яуган көчле яңгырлар көзге уңышка начар тәэсир итә башлаган. Яңгырлы районнарда кырларга кереп булмый, дымнан башаклар бүртә икән. Шулай да җитәкчеләр бернигә карамастан 20 августка кадәр уңышны җыеп бетерү бурычын куя.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев