Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кощаковоны Казанга кушалар

Татарстан башкаласы яңа мәйданнар алырга мөмкин.

Татарстан Министрлар Кабинеты Казан чикләре үзгәрешен башлап җибәрде. Татарстан башкаласына Кощаково авыл җирлеге керергә мөмкин.

Республика Хөкүмәтенең 23 гыйнвардагы тиешле карары Татарстан хокукый мәгълүматы рәсми порталында урнаштырылган.

Документта Казанга Кощаково авыл җирлеген кушу тәкъдим ителгән. Хәзерге вакытта ул республиканың Питрәч районына керә.

Карарның аерым пункты булып, җирле халыкның әлеге үзгәрешкә мөнәсәбәтен ачыклау тора. Бу мәсьәләне ике муниципаль берләшмәнең дә вәкаләтле органнары башкарырга тиеш, диелгән документта.

Карарны башкаруны контрольдә тоту Татарстан Юстиция министрлыгына йөкләнгән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев