Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коткарылган 34 гомер

Үзенең 59 ел яшәү дәверендә ул яраткан Иделендә кешеләр батканын күп тапкырлар күргән. Барлыгы 34 кеше. Ул һәммәсен дә коткарган.

Ул тәрәзәне ачып җибәрә. «Кара әле cин!» – дип хозурлана аннан соң. Чыннан да йөрәк чымырдап китә – ап‑ак бозлар эчендә калган Идел елгасы уч төбендәгедәй. «Хәзер аңлыйсыңмы инде? – дип сорый, җитдиләнә төшеп. – Барысы да минем күз алдымда. Әнә эрегән күлләвек, әнә – икенчесе…»

ДӘВАМЛЫ ТАРИХ

Дәрт-дәрманы ташып тора, күзләре елмая, сөйләшүе ихлас. Танышуга ук аны балачактан бир­ле беләсеңдер кебек тоела башлый. Шундый ул – Виктор Давыдов. Пират! – дип йөртәләр аны әй­ләнә-тирәдәгеләр Иделгә тартыл­ганы өчен.

– Кайчандыр ул безнең туенды­ручыбыз иде, – дип искә төшерә Виктор Львович. – Елгадан агып килгән бүрәнәләрне эләктереп ала­быз – ягарга ярый. Балык тотсаң, гаиләңә генә түгел, сатарга да җитә. Яр буйлары көймәләр белән тулган иде!

Ул шулкадәр образлы итеп сөйли, мин аның ерак совет чорындагы Югары Осланын бик җиңел күз ал­дыма китерәм. Элеккеге үзәктә, Давыдов сүзләренчә, хәзер нигездә дача тотучылар урнашкан, кышла­рын «бер ярым кеше җыелмаган» урында заманында узып йөрер­лек булмаган. Балалар үзләре генә дә утызлап! Кыш көне – таудан шуу, ә җәйләрен, әлбәттә инде, су коену.

1-3

Менә ул ун яшьлек дусты Витя белән ярда утыра. Ерак та түгел апа­лы-сеңелле өч кыз бала көймәгә кереп урнашканнар. Һәм кинәт – кычкырган тавыш. Кызларның берсе суга егылып төшкә дә чы­кмый. Витя, йөгереп барып, чи­шенеп тә тормыйча, суга ташлана һәм кызны төптән үк сөйрәп чы­гарырга өлгерә. Шундый зур шат­лык була ул – кызның гаиләсенә дә, малайның үзенә дә. Галинаның әнисе ул чакта аңа бер кило шоко­лад конфет бүләк итә!

– Күптән түгел Галяны ире белән урамда очраттым, – дип сөйли Вик­тор Львович. – Исәнләштем, ә ул мине танымады. Ул түгел, аның кызы булган икән. Сораштырдым, мин коткарган беренче кызның инде оныклары да туган икән!

БЕР ТӘРӘЗӘ АША

– Әнә бер кеше килә, – дип күр­сәтә миңа тәрәзә аша Давыдов. Ә мин берни дә күрмим – карлы Идел күз чагылдырырлык аклыгы белән кояштан да ныграк яктырта. Ул көлә, шкафтан зур бинокль алып, миңа суза.

Чыннан да, сукмактан ачык төстә­ге курткалы бер егет атлый. Аны ни­чек күрмәк кирәк? Әмма Виктор Львовичның күзе очлы, кешеләрне коткару тәҗрибәсе МЧС хезмәткәр­ләренеке кебек – тормыш аны үзе өйрәткән. Тиешле арсеналы да бар бит! Яр буенда, гаражда – ике ка­теры, күтәргече. Ә тумбочкасын­да – чын мегафон. Аның ярдәмендә Давыдов ничә фаҗигане булдыр­мый калган. «Игътибар, игътибар, боздагылар! – аның тавышы Идел өстенә тарала. – Сак булыгыз – ал­дыгызда бәке, артка борылыгыз».

Әмма кешеләрнең аның кисәтүләренә ышанмаган чаклары да була яки бөтенләй ишетмиләр. Әйтик, узган ел Давыдов коткар­ган өч кешенең берсе шикелле. Ко­лакчыннарындагы музыка ярдан килгән тавышны күмә. Давылов хәлне бик тиз аңлап ала. Һәм авыр сулап куя: «Бетте, менә хәзер бата», – ди. Аннары бернинди хәвеф сизмәгән меломанны коткарырга ташлана. Бавы, баскычы – барысы да әзер тора аның. Шулчакта дусты да килеп өлгерә.

1-6

Батып баручы егет янына барып җитү мөмкин түгел – боз бик юка, уалучан. Баскычны эләктерәләр дә, аңа таба ташлыйлар. Бичараны шуның белән ярга кадәр өстерәп чыгаралар, бәхетенә, ара әллә ни ерак булмый. Ә анда машинада әнисе каршыларга төшкән. Каршы ярга озын юлдан улын алырга ба­расы килмәгән – вакытына эконо­мия ясарга уйлаган. Күз алдында улы һәлак булса, ничек үкенер иде…

«ХАТЫН-КЫЗЛАРНЫ АЛГА! »

Дөресен әйткәндә, мондый туры килеп торган кушамат Пиратка бик тә җитди һәм хәтта кырыс кеше булган атасыннан күчкән.Әтисе гомере буена Идел буенда яшәгән, кочегар булган. Ә Виктор Львович үзе күп еллар буе төзелеш кранында эшләгән – бүген Казанны үзләреннән башка күз алдына ки­тереп булмый торган биек объект­ларны күтәргән. Гүзәл башкалага кызы Оксананы чыгарып җибәргән, үзе исә туып‑үскән Югары Осланы­на җаны‑тәне белән бирелгәнлеген күптән аңлаган инде.

– Минем беркайчан да моннан китәсем килмәде, – дип сөйли Вик­тор Львович, Иделдән күзен алмый­ча. – Мин армиядә Ерак Көнчы­гышта хезмәт иттем. Матур яклар. Ә туган як матуррак.

Ул миңа борынгы урамнарның тынычлыгы һәм яшеллеге турында сөйли. Җәяүле бураннарны һәм да­вылларны яратуы хакында да. Ә би­редә – Иделдә – мондый хәлләр гаҗәеп күренеш.

…Ул көнне елга гадәттәгедән ныграк дулый – дулкыннар шау­лый, җилле! Давыдов, тәрәзәдән карап, аңа сокланып тора. Көз. Инде беркем коенмый, әмма суд­нолар һәм паром йөри әле. Кинәт бик еракта, көмеш дулкыннар өстендә күзенә нәрсәдер чалын­гандай була. Корыган агач дисәң инде, тик барыбер күңеле тыныч түгел. Бинокльдән карый – чыннан да: көймә капланган!

Фаҗига урынына күршесе белән катерда килеп җиткәндә, биш кеше­не чамалап алалар. Ике хатын‑кыз һәм өч егет. Берсе шунда ук боларга таба ыргыла. Ә Давыдовның үз уста­вы – ишкәген күтәрә дә: «Хәзер үк кит! Хатын-кызларны бортка күтәрмичә, сине чыгармыйм!» – ди. Беренче хатын‑кызны күтәрәләр, ул шунда ук аңын югалта, икенчесе дә – шулай ук… Аларга Иделнең аргы яры якынрак була. Батучы­ларны шунда чыгаралар. Үзләре дә төнге өчкә кадәр кайта алмый торалар – давыл шундый көчле була.

1-5

БОЗ ӘСИРЛЕГЕНДӘ

– Хәзер Иделдә боз бик юка – элекке кебек түгел, – дип сөйли Давыдов. – Элек боз калын, ташулар да көчле була иде. Әмма боз кит­кәндә дә кешеләрне көймә белән аргы ярга чыгарудан туктамыйлар. И кеше төялә иде!

Төрле хәлләр булгалаган. Әйтик, көймәне бозлар кысып ала да Ка­мага кадәр алып китә! 90нчы еллар башында Югары Осланның үз кот­кару станциясе булган. Әмма, Да­выдов сөйләвенчә, ул әллә ни фай­да китермәгән. Бәлки, шуңа күрә дә аның боздагы кешеләрне коткару тәҗрибәсе зурдыр? Күптән түгел тагын кирәге чыккан әле.

…Теге ир‑ат аның мегафоннан кисәтүләрен ишеткән. Хәтта кирегә дә борылган, ләкин тискәрелеге үзенең иткән. Бер минут – менә инде бәкедән башы гына күре­неп тора. Ә Давыдов тизрәк көй­мәсенә таба йөгерә! Булышчылар да табыла, ишкәкләргә утыралар. Үзе – койрыкка, аягы белән бозны ватарга. Шулай үрмәләп диярлек алга баралар. Әлегәчә Виктор Льво­вич ул кешенең күзләрен хәтер­ли. «Син, бәгърем, кыймылдама гына. Тагын бер минут түз», – ди ул аңа әкрен генә. Ә үзе, ялгыш аның өстенә менмәс өчен, аскы яктан, агымга каршы борыла. Якынрак киләләр, бу ир сузыла, ләкин ба­тучыга кулны бирергә ярамый. Чытырдап ябышачак та, үзе белән сөйрәп төшерәчәк. Анда инде бер­сен дә коткарып булмаячак. «Син кулыңны сузма», – ди аңа Давыдов, ә үзе тиз генә батучыны киеменнән эләктереп ала да көймәгә чыгарып сала. Аны чыгарган арада, коткару хезмәте дә – һава мендәрендәге судно, ярдагы ашыгыч ярдәм ки­леп җитә.

– МЧС барлыкка килгәч, барысы да оперативлашты, – дип, хәйләкәр генә күз кыса ул. – Ләкин без дә йокламыйбыз!

1-4

ТОРМЫШ ТАНТАНАСЫ

Миңа шунысы кызык: безнең тормышны яхшырак итүче генә түгел, аны коткаручы да кеше нин­ди булырга тиеш? Инстаграмга кадр кую өчен мобильникка то­тынмыйча, ярдәмгә йөгерү өчен нинди холыкка ия булырга кирәк?

– Әйе, коткардым инде, коткар­дым, – дип иңнәрен сикертә Давы­дов. – Медаль өчен эшләмим ләба­са мин аны. Берәрсе бата башлый икән – булышырга кирәк, өстәвенә, ни рәвешле коткарырга мөмкин­леген аңлагач.

Хәер, медале дә булган, тик оны­клары, уйнап, каядыр югалткан­нар. Бабалары янына кайталар, шунысы шатлыклы. Янәшәдә генә күл, анда – бакалар, тузбаш елан­нар, кондызлар, балык тотарга да була. Күл туңгач, кәшәкә белән алка куарга. Аннары салкыннан битләре алланган оныклар белән бергәләп гөр килеп чәй эчәргә яраталар. «Без – дуслар», – ди ул бер малай, бер кыз оныклары ту­рында.

– Мин йомшак күңелле кеше, – дип елмая Виктор Львович. – Ачуланган чакларым була, әмма ачуым бик тиз басылучан. Бер генә тапкыр яшибез бит! Ә тормыш шундый матур!

Сүзләренә дәлил итеп, тагын бер тарих турында сөйли – тор­мышның тантана итүе турын­да, әлбәттә. 70нче елларда була бу вакыйга. Иделдә бер көймә ка­плана. Яннарына киләләр – бер ир кеше йөзеп йөри, үзе як‑ягына ка­рана: «Хатыным батты!» Аны да, көймәне дә буксирга алып чыга­ралар. Ир үз‑үзен кая куярга белми.

– Ярга чыгып җиттек, көймәне әйләндерсәк, хатыны шунда – исән! Астан ничектер ябышып кала алган, көймә койрыгында барлыкка килгән һава мендәре аша сулап торган, – дип көлеп искә ала бу гаҗәеп вакыйганы Давыдов. – Мин аңа: «Син шунда хет төчкергән булсаң иде!» – дим. Күрәсең, бик каты курыккандыр. Ире әй үпте инде үзен, әй үпте!

Фотога төшәр өчен, урамга чы­габыз. Давыдов гадәтенчә тәрәзә аша Иделгә карап ала.

– Идел киң, әмма Идел буенда яшәү зур хезмәт, тырышлык сорый. Юкка гына тельняшкадан йөрибез­мени без! – дип күз кыса ул һәм, свитер якасын кайтара төшеп, үзенең тельняшкасына күрсәтә.

Автор: Ольга Туманская / Фотограф: Ната Смирнова

http://protatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев