Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коточкыч! Гөмбәчене урманда аю ботарлап үтергән

Магадан өлкәсендә полиция хезмәткәрләре аю һөҗүме нәтиҗәсендә гөмбәче ир-атның үлем фактын тикшерә, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәте белдергәнчә, фаҗига якшәмбе Ольск шәһәр округында урманда булган.

«Русия Эчке эшләр министрлыгының Магадан өлкәсе буенча идарәнең кизү бүлегендә торак пунктларның берсеннән ерак түгел урман массивында аю 47 яшьлек гөмбәче ир-атка һөҗүм итүе турында хәбәр ителгән. Нәтиҗәдә ир-ат үлгән», дип сөйләгәннәр полициядә.

Полиция хезмәткәрләре фаҗиганың ничек булуын ачыклый.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев