Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коточкыч! Һиндстанда дөя хуҗасының башын тешләп өзгән

Һиндстанда бәйләп куелган килеш көне буе кояш астында калган дөя хуҗасына ташланган. Фаҗига узган шимбәдә Раджастхан штатының көньяк-көнбатышында урнашкан Бармер шәһәрендә булган.

Дөя йорт ишегалдында бәйләп куелган була һәм 43 градус эсселектә, кояш астында көне буе тора. Кунаклар белән матавыкланып йөргән хуҗа аны бәйдән ычкындырырга онытуын соң гына исенә төшерә һәм тизрәк ишегалдына ашыга. Дөянең янына килүе була, ул аңа ташлана һәм муеныннан тешләп, җиргә егып та сала. Әлеге хәлне күреп торучылар әйтүенчә, ярсыган хайван хуҗасын бер яктан икенчесенә селтәп кенә йөрткән. Ахыр чиктә башын да өзгән.

Җирле халык шул хәлдән соң 6 сәгать буе дөяне тынычландыра алмый азапланган.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев