Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коточкыч һәлакәттә креслодагы бала һәм аның әти-әнисе вафат була [+фото]

Үлем үкенечле була, диләр. Хәзер бәян ителәчәк Төмән трассасында булган юл-транспорт һәлакәте һәм аның азагы һәр кешегә гыйбрәт булсын иде. Коточкыч һәлакәт кичә Төмән-Ирбит юлының 36 нчы чакрымында булган - "УАЗ" һәм "ВАЗ-2114" машиналары бәрелешкән. Ике машинаның да Свердловск өлкәсеннән булуы ачыкланган. Беренчел фаразлар буенча, тәгәрмәче тишелү аркасында "УАЗ" машинасы...

Үлем үкенечле була, диләр. Хәзер бәян ителәчәк Төмән трассасында булган юл-транспорт һәлакәте һәм аның азагы һәр кешегә гыйбрәт булсын иде.

Коточкыч һәлакәт кичә Төмән-Ирбит юлының 36 нчы чакрымында булган - "УАЗ" һәм "ВАЗ-2114" машиналары бәрелешкән. Ике машинаның да Свердловск өлкәсеннән булуы ачыкланган. Беренчел фаразлар буенча, тәгәрмәче тишелү аркасында "УАЗ" машинасы каршы як полосага чыга. "Лада" автомобиленең 25 яшьлек йөртүчесе тимер атын читкә борырга теләсә дә, һәлакәттән качып котыла алмый - алар юл читендә бәрелешә.


Һәлакәт аркасында "Лада" машинасының йөртүчесе һәм аның гаиләсе: 26 яшьлек хатыны белән 8 айлык кызы үлә. Бала автобишектәге махсус каешлары белән эләктерелсә дә, бишек үзе машинаның саклык каешларына эләктерелмәгән (чөнки машинаның арткы каешлары сүтелгән) була. Автобишек бала белән бергә машинаның арткы өлешенә чыгып оча. Арткы утыргычта барган әни кеше дә тәрәзәдән чыгып оча. Машина йөртүченең дә саклык каешын эләктермәве ачыклана.


"УАЗ" машинасының 52 яшьлек йөртүчесе һәм 23 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла.

Фото: tumix.ru

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев