Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ковид һәм грипптан сакланмаган кешеләргә вакцинация ясарга киңәш ителә

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа бюросы COVID-19 һәм грипптан сакланмаган барлык кешеләрне мөмкин кадәр тизрәк вакцинация узарга чакыра. Бу хакта оешма хәбәр итә.

Оешма мәгълүматлары буенча, 2022 елның кышкы сезонында әлеге ике авыру аркасында, бигрәк тә бик яшь һәм бик карт кешеләр арасында, үлүчеләр күп булган.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында билгеләп үтүләренчә, ковидтан үлем очракларының 90 проценттан артыгы 65 яшьлек һәм өлкәнрәкләргә туры килә. Куркыныч янаган төркемгә чирләре булган, көмәнле хатын-кызлар, иммунитеты түбән һәм өлкән кешеләр керә, дип аныкладылар оешмада.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kovid-ham-gripptan-saklanmagan-keselarga-vakcinaciya-yasarga-kinas-itela-5877453

https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев