Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ковидтан прививка ясатучылар арасында 100 мең сум уйнату программасы озайтыла

Акчаны бүләк уйнату үткәрелгәннән соң алты ай дәвамында түлиләр.

Хөкүмәт COVID-19 инфекциясеннән прививка ясатучылар арасында 31 декабрьгә кадәр акчалата бүләкләр уйнату вакытын озайтты.

«Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган гражданнарны бүләкләү программасы ел ахырына кадәр озайтылачак. Ике өстәмә тираж ярдәмендә 100 мең сум алачак җиңүчеләр саны ике мең кешегә кадәр артачак. Бу хактагы карарны хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады», дип хәбәр итә РИА Новости Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән.

Акция 1 сентябрьдән башланды һәм 1 декабрьдә тәмамланырга тиеш иде.

Чара уникаль язылу номеры буенча вакциналаштырылган бердәм регистр мәгълүматлары нигезендә уздырыла. Җиңүчеләрне компьютер билгели. Җиңүче сертификатлары номеры «Сәламәтлек өчен бонус» проектының рәсми сайтында чыга. Бөтен мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта булачак.

Акчаны бүләк уйнату үткәрелгәннән соң алты ай дәвамында түлиләр.

Фото: «Татар-информ» архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев