Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Кояшкай" балалар сәламәтләндерү лагеренда техник иҗат сөючеләр ял итә

15 июльдән "Кояшкай" балалар сәламәтләндерү лагеренда «Техник иҗат» сменасы үзенең эшен башлады. Әлеге сменада техник иҗат сөючеләр ял итә. Балалар техник иҗатын үстерү, эшче һәм инженер һөнәрләренең абруен, һөнәри юнәлеш бирү сыйфатын арттыру - әлеге сменаның максаты. XXI гасырны яңа идеяләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Уйлап табучылар һәм...

15 июльдән "Кояшкай" балалар сәламәтләндерү лагеренда «Техник иҗат» сменасы үзенең эшен башлады. Әлеге сменада техник иҗат сөючеләр ял итә. Балалар техник иҗатын үстерү, эшче һәм инженер һөнәрләренең абруен, һөнәри юнәлеш бирү сыйфатын арттыру - әлеге сменаның максаты. XXI гасырны яңа идеяләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Уйлап табучылар һәм рационализаторлар - киләчәгебезне төзергә ярдәм итүче, алгарышның яңа офыкларын ачучы кешеләр алар. «Кояшкай» лагерена техник иҗатның башлангыч серләренә төшендерүче белгечләр Казан һәм Мәскәү шәһәрләреннән чакырылды. Балалар авиамоделизм, робот техникасы, ЧПУ станоклары, программалаштыру, макетлар ясау, кино төшерү һәм хәтта өстәл бизәү серләренә дә төшенәчәк. Беренче көнне әйдаманнар 60 баланы бик күңелле рухта каршы алдылар, план буенча танышу, отрядларга бүленү, техник иҗат буенча кереш дәресләр тыңлау үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев