Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кредит бирмиләр?

Татарстан эшмәкәрләре банклардан кредит алып булмаудан зарлана. “Банкларга кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре белән эшләү файдалы түгел”, - дип саный эшкуарлар.

Республиканың кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре банклардан кредит алып булмаудан зарлана. Банклар аеруча да 3 млн сумга кадәр кредит бирергә атлыгып тормый. Бу хактагы фикерләр бүген ТР Эшмәкәрлек Советының X киңәйтелгән утырышында яңгырады.

“Кредит ала алмау проблемасы белән һәр эшмәкәр очраша. Шуннан чыгып, эксперимент ясап, серле клиентны берничә банкка җибәрдек. Чыннан да, банкларга кече һәм урта бизнес эшмәкәрләренә 3 млн сумга кадәр кредит бирү файдалы түгел. Аларга эре бизнес, 500 млн сумлык кредитлар биреп эшләү отышлы, - диде “Ваш надежный риэлтор” ҖЧҖ генераль директоры Андрей Савельев.

Аның сүзләренчә, 2-3 млн сум кредит алу өчен эшмәкәрлекнең бу төрләре кулланучы кредиты, шәхси фатирлар өчен ипотека алырга мәҗбүр. “Билгеле, аларның процент ставкалары югары, таләпләре дә зур. Республикабыз кредит бирү өлкәсендә шактый алга китсә дә, кече һәм урта эшмәкәрләргә кредит алу мәсьәләсе кала бирә”, - диде Савельев.

Чистай шәһәренең “Восток” сәгать заводы генераль директоры урынбасары Виталий Подъячев банкларның кредит бирмәвендә өч сәбәпне атады.

“Без 1941 елдан бирле эшлибез, еллык әйләнеш берничә млн сумга җитә. Тик  проблема  чыгып тора. Төп проблема ул –  таможня пошлинасы һәм җиһазларны модернизацияләү өчен финанс ярдәме алып булмау. Банклар безгә каршы килә. Завод җайланмалары тар даирәгә генә карый. Теге яки бу хәл килеп чыкса, банклар бу милекне үзенә алып, аны сата яки урнаштыра алмый”, - диде урынбасар.

Эшмәкәрлек Советының X киңәйтелгән утырышына чакырылган банк вәкиле 12 ел элек эшчәнлекне халыкка кредит бирүдән башлаганын әйтте. "Күп вакытлар безнең төп продукт булып, кредит карталары саналды. Аннан соң кече һәм урта эшмәкәрлеккә таба да йөз тоттык. Алар өчен без тулы бер экосистема төзедек. Үз җаваплылыгыбызга алып, эшмәкәрлекнең кече төрләренә ярдәм итә башладык”, - диде “Тинькофф Банк” вице-президенты Буба Османов.

Фото:архив/Михаил Захаров/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев