Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кремль сынын ясау авырмы?

Бу сәнгать әсәрен “Әтнә таңы” газетасы хәбәрчесе, Арыда яшәүче эретеп ябыштыручы Фидаил Кадимов иҗат итте.

“Әтнә таңы” газетасы хәбәрчесе, Әтнә районы Ары авылында яшәүче эретеп ябыштыручы һөнәре остасы Фидаил Кадимов Кремль скульптурасын ясады, дип яза җирле басма.

Кар Кремль кичен аеруча матур. Күрмәгән ышанмас та. Фидаил ясаган сыннарны караган кешеләр аның нинди иҗади кеше икәнен белә инде. Төшергән фотосурәтләре дә үзгә аның. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - танк, сыерчык ояларының кешедә булмаганын, Гашыйклар көненә кардан зур итеп йөрәк сыны ясаучыны да очраткан булмады. Авылын матурлап яшәүче ул. Ниләр генә уйлап тапмый. Әйтергә кирәк, анда кешедә булмаганны иҗат итү теләге көчле.

-  Кардан Кремль скульптурасын ясау уе ничек туды, әвәләве, “төзүе” авырмы? - дим хәбәрчебезгә. Халык ничек бәяләде?

- Кремльне ясау хыялда да юк иде, ул вакытта көннәр жылы торды бит. Яңгырына кадәр төшкәләде. Мунча түбәсеннән кар ишек алдына төште, кая куярга белмәгәч, капка төбенә, урам якка алып чыгып өйдем. Буямыйча гына эшли торган нәрсә бар икән, дип уйлый башладым. Кремль фигурасы  эшләп карарга булдым. Беренче көнне аскы ике рәтен эшләдем. Ул бик гади булса да, өске өлешләре - сигез кырлы. Очлы өлешенә өлгермәдем, кар катып китте - "мастерок" белән кисеп булмый башлады. Шуннан соң электр пычкысы белән кисеп эшләп бетердем. Гирляндалар куеп әйләндереп чыктым, йолдызы бар. Ватык өч сәгать бар иде, аларны куйдым. Иртән яктырганчы, кич караңгы төшкәнче утын яндырып куябыз, бик матур. Матурлыкны күрә белгән кеше бар, күрмәгәне дә күп. Бер эшең юк икән, диючеләр дә бар.

Ел саен сыннар эшләгәч, күңел шуны сорый. Койма башына, бизәп, чыршы куйдык. Тәрәзә кырыйларына да гирляндалар тезеп, бизәп чыктым. Хатыным Раилә булышты. Әкият дөньясы бездә, ә без шунда кунак. Башкача яши белмибез, - ди Арының Фидаиле.

http://atnya-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев