Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кремльдә Путинның АКШ белән багланышларны кризистан чыгарырга теләвен әйттеләр

Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Вашингтоннан аңлау тапмаган очракта да, Мәскәү кайгыга батмаячак, дип белдерә.

Россия Президенты Владимир Путин Россия-Америка багланышларын тирән кризистан чыгарырга ниятли. Бу хакта, Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән, RT хәбәр итә.

“Россия Президенты, шулай да, безнең икеяклы багланышларны тирән кризистан чыгарырга тели. Бу хакта ул үзе берничә тапкыр әйтте. Бу фикере әле дә саклана”, - диде Песков.

Мәсәлән, 2017 елда Петербургтагы халыкара икътисади форумда Владимир Путин АКШ Президенты Дональд Трамп белән хезмәттәшлекне нормальләштерү турында диалог дәвам итәчәк, дип әйтте.

“Әлеге уңайдан Вашингтоннан аңлау тапмаган очракта да, беркем дә кайгыга батарга уйламый”, - дигән Песков.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X