Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күренекле татар актрисасы Асия Галиеваны искә алу кичәсенә кызы Динара һәм оныклары кайта

Искә алу кичәсе 21 мартта Камал театрының Кече залында үтәчәк. Башлана 16.00 сәгатьтә.

Камал театры Татарстанның халык артисты Асия Галиеваны искә алу кичәсе әзерли. Бу хакта Камал театры матбугат үзәге хәбәр итә. Кичәнең авторы һәм режиссеры - Луара Шакирҗанова.

Искәртеп үтәбез, Татарстанның халык артисты Асия Галиева 2018 елның 11 гыйнварында 88 яшендә вафат булды. Ул 2016 елдан бирле Чехиядә яшәде. Сәламәтлеге какшый башлагач, әнисен кызы Динара Сөләйманова үзе янына алып киткән иде.

Искә алу кичәсе 21 мартта Камал театрының Кече залында үтәчәк. Башлана 16.00 сәгатьтә. Кичәгә Чехиядән Динара Сөләйманова һәм оныклары Лина белән Ринатның кайтуы көтелә.

Мәгълүмат өчен: Асия Галиева 1929 елның 25 апрелендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Казанда үсә. 1949 елда Мәскәү театр институтын (ГИТИС) тәмамлый һәм Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елдан Татар академия театрына күчә. 1991-2002 елларда театр каршындагы «Инсаният» труппасында эшли. 
Фото: http://tatar-inform.tatar
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев