Кризислар күңелебезне төшерергә тиеш түгел
Егерменче һәм хәзерге гасыр халыкларның рухи дөньясына күп төрле, зур үзгәрешләр алып килде. Яраткан газетабызда Бөек Октябрь социалистик революциясенең 100 еллыгына багышланган язмалар дөнья күрде һәм минем дә әлеге датага кагылышлы фикерләрем бар. Мөхәммәт Мәһдиевнең бер персонажы әйткәнчә, «әгәр дөрес булмаса, иптәшләр дөресләрләр».
Бөек Октябрь социалистик революциясе әле бүген дә дөньякүләм әһәмиятен җуймады. Русиядә роле югалса да, бүтән илләрдә марксизм-ленинизм байрагы астында миллионнарча кеше яши, эшли һәм иҗат итә. Әйтик, бер партияле, марксизм һәм ленинизм идеяләренә нигезләнгән Кытай коммунистлар партиясе җитәкчелегендә Кытай Халык Республикасы яши һәм чәчәк ата. Илдә тәртип. Буталчыклык, бюрократлык һәм ришвәтчелеккә чик куелган. Кытай икътисадый яктан АКШ, Япония һ.б. илләрне куып җитте, ә кайбер тармакларда инде аларны да узып китте. Бу – илнең сәяси һәм икътисадый яктан алга дөрес баруыннан килә.
1990 елларда Горбачев-Ельцин реформалары дөрес юлдан киткән булса, Совет иле держава хәлендә сакланыр, илебез дә олы тетрәнүләр кичермәс иде. Бу хакта тарих күп нәрсәләр сөйли.
Октябрь инкыйлабы вакытында бездә ил күләмендә әхлакый тәрбия системасы барлыкка килде. “Коммунизм төзүченең мораль кодексы” шул хакта сөйли иде: “Кеше кешегә дус, туган һәм иптәш”. Ә бүген кеше кешегә кем?
СССРның көндәше – АКШ җитәкчелеге нәкъ менә шуны җимерергә теләде дә инде. АКШның ЦРУ җитәкчесе Аллен Даллес заманында болай дип чыгыш ясаган иде: “Без Советлар Союзында хаос тудырып, барлык кыйммәтләрне, сиздерми генә, ялганга әверелдерәчәкбез. Алар урынына ялган кыйммәтләр тудырып, шуңа ышану барлыкка китерәчәкбез. Ничек итеп? Без үзебезгә фикердәшләр табачакбыз... Русиянең үзендә үк ярдәмчеләр һәм союздашлар булдырачакбыз. Көтелмәгән вакыйга арты вакыйга тудырып, аларны биниһая зур күләмнәргә җиткереп, иң буйсынмас халыкка фаҗига ясап, аңын яңадан үз хәленә килмәслек дәрәҗәгә җиткерәчәкбез.
Әдәбият, театр, кино – боларның барысы да кешелек хисләрен иң түбән дәрәҗәгә төшерәчәк һәм аларны шулай ук түбән дәрәҗәдә гәүдәләндерәчәк. Без иҗат көчләренең кеше аңына секс культын, көчләү, садизм, сатылу һәм, гомумән, теләсә-нинди әхлаксызлыкны тудыручыларына булышачакбыз һәм аларны югары дәрәҗәгә күтәрәчәкбез.
Бюрократлык, буталчыклык гаделлек һәм яхшылык дәрәҗәсенә күтәреләчәк. Намуслылык һәм әдәплелектән бары тик көләчәкләр генә һәм аларның беркемгә дә кирәге калмаячак. Оятсызлык һәм икейөзлелек, ялган һәм алдашу, эчкечелек һәм наркоманлык, дустың алдында калтырап калу, ыштыр бит булу, бер-береңне сату һәм милләтчелек, халыклар арасында дошманлык – без боларның барысын да тизарада һәм кешегә белгертмичә таратачакбыз. Нәрсә булганын бары тик бик азлар гына фаразлаячак һәм җавап табачак. Ләкин, төрле яла ягып, без аларны адәм көлкесенә калдырачакбыз...”
Боларны әйткән кеше фани дөньяда юк инде, ләкин аның тәгълиматы яши һәм үз эшен эшли. Нәтиҗәдә, совет чорында дистәләрчә еллар дәвамында барлыкка килгән, тупланган әхлак кагыйдәләре тормышыбыздан төшеп калды. Элекке сау-сәламәт җәмгыятькә черү-таркалу афәте ябышты, халыкның рухи дөньясы, җаны, вөҗданы, акылы томаланды, арусызланды. Яшьләрнең олыларны хөрмәт итмәве аларның көнбатыш культурасына мөкиббән китүеннән түгелме?
Бүген без әхлаксызлык һәм культура кризисы хакында сөйлибез. Өлкән буын өчен бу газаплы күренеш. Безнең совет чорында тормышка ашмаган хыялларыбыз, мифларыбыз, өметләребез, идеалларыбыз юкка чыкты һәм алар борынгы мисыр пирамидалары шикелле җимерелә баралар.
Элек Русиядә дингә ышану аркасында газап чигүче изгеләр булган. Аннан халыкның рухи халәтен күтәрүче язучылар барлыкка килгән: Толстой, Чехов, Достоевский һ.б. Шуннан соңгы чорларда аларга алмашка герой кавалериячеләр, рекордчылар, хезмәт алдынгылары, океан төпләрен өйрәнүчеләр һәм тау түбәләрен буйсындыручылар барлыкка килде. Аннан Бөек Ватан сугышы геройлары безне әхлакый һәм патриотик рухта тәрбияләделәр, безнең өчен үрнәк булдылар. Кызганыч, бүген совет чорындагы әхлакый эчтәлекле, патриотик рухтагы киноларны, телевидение тапшыруларын, интернетны көнбатышның әрсез, вөҗдансыз, намуссыз, оятсыз, әхлаксыз эчтәлектәге, үтереш, суеш, көчләү, шартлату, җимерү-ватуны пропагандалаган фильмнары алмаштырды, басып алды. Сәбәбе: хәзер барысын да акча хәл итә. Театр да шул юнәлешкә кереп китте. Әдәби әсәрләр дә үз вазыйфаларын үтәмичә, җыен юк-бар, фантазия, көчләү, кеше үтерү һ.б. эченә алган чүп-чар белән тулды. Без акрынлап әхлакый идеяле геройларыбызны югалттык һәм әле дә югалта барабыз. Бу – безнең фаҗига. Барысы да шундый дип әйтә алмыйбыз, билгеле, чөнки хәзерге татар халкының иҗат әһелләре – режиссерлары, артистлары, язучылары арасында да көл эчендәге энҗе бөртеге шикелле ялтыраганнары бар.
Ә бит музыка да кешене әхлаклы яки әхлаксыз итүгә булыша ала. Әйтик, Америкада нәшер ителүче медицина журналларының берсе укучылары арасында сораштыру үткәреп, рок-музыка көчләү теләге, җенси тотнаксызлык тудыра ала дигән нәтиҗәгә килгән иде. Әйе, рок группаларның мистиканы, наркотикларны, сексны пропагандалаучылары шактый. Ә Ватан, патриотизм, хезмәт, гаилә, туган як табигате һәм аны саклау кебек гомумкешелек кыйммәтләре турында җырлаучылары күп түгел, минемчә.
Соңгы вакытта татар музыкасында да көнбатыш культурасы алымнары өстенлек итә башлады. Бер сүзне унар кат кабатлап җырлау, микрофон тотып, җырны сөйләү-көйләү, эч пошырып буш сүзләр яңгырату һ.б. Музыка дөньясында халыктан аерылу нык сизелә. Сәхнәдә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Габдулла Рәхимкуловларның моңы калмады. Ел азагында Болгар радиосы бик рекламалаган “Алтын йолдыз” премияләре дә күңелдә рәхәтлек тудырмый. Бу бары тик шау-шу гына. Ул музыкаль шау-шуга караганда телевидениедәге “Җырлыйк әле” тапшыруы күпкә өстен. Г.Тукай: “Халык зур ул”, – дигән. Ә без милли моңыбызны, гореф-гадәтләребезне, традицияләребезне югалта-югалта бик кечкенә калып барабыз.
Шагыйрьләргә дә берничә сүзем бар: “Җырлыйк әле” тапшыруында яңгыраган җыр сүзләрен үзегезнең шигырьләр белән чагыштырып карагыз әле. Аерма “җир белән күк арасы”мы? Шигырьне, җыр текстын кесәгә байлык туплар өчен генә түгел, ә бәлки халык күңеленә, йөрәгенә үтеп керсен, аны уйландырсын әле дип ниятләп язарга кирәк. Шул вакытта гына шигырьләрегез онытылмас җырга әверелер.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәм, бернинди икътисадый һәм социаль кризислар безнең күңелне төшерергә тиеш түгел. Күңелебездә туган ягыбыз Татарстан, Ватан һәм аны ярату, табигатьне ярату һәм саклау булырга тиеш. Нинди генә бәла килсә дә, үзебезнең туган телебездә сөйләшеп, укып-язып, җырлап яшәү насыйп итсен
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев