Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көрәш батырлары район саен тәкә җыя

Узган ял көннәрендә авыл һәм районнарда Сабан туйлары көрләде. Пәһлеваннар кайда өлгерә, шунда барып бил алышырга һәм мәйдан тотып калырга ашыкты.

Казан Сабан туеның баш батыры булып танылган Әлмәт көрәшчесе Ильяс Галимов Сабаның Миңгәр авылындагы кичке Сабан туена да килеп, тирә-юнь көрәшчеләрнең барысын да сыртына салып кайтып киткән.

Татарстанның атказанган спорт остасы, көрәш буенча дөнья чемпионы моның белән генә дә тукталып калмаган: Миңгәргә килгәнче шимбә көнне Чистай, ә 5 июньдә Әлмәттә дә баш батыр булып кала. Юкка гына Ильяс Галимовка Казан Сабан туеның ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТР алдындагы казанышлар өчен" орденын тапшырмаган икән...

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев